Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

74 яшьлек юмор остасы Евгений Петросян кабат әти булган

Юмор остасы Евгений Петросян икенче тапкыр әти булган.

Бу хакта рус телендәге интернет басмалар хәбәр итә. Юмор остасы үзе исә әлеге мәгълүматны расламаган да, кире дә какмаган.

Сабый Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә дөньяга килгән дип фаразлана. Петросянның 31 яшьлек хатыны Татьяна Брухунова сабыйны үзе тапмаган, парлар сурогат әни  хезмәтеннән файдаланган сүзләр дә бар. 

Билгеле булганча, Евгений Петросянның беренче никахыннан баласы бар. Ә халыкка яхшы таныш Елена Степаненко аның дүртенче хатыны булган, бергә алар 33 ел яшәгән. Евгений Петросянның үзенә 74 яшь. Ярдәмчесе Татьяна белән ул әле 2018 елда гына кавышкан иде. 

shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев