Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

8 мартка – иң олы бүләк

8 март - ир-атлар хатын-кызларны чәчәккә күмә, бүләкләр бирә торган көн. Актанышта яшәүче Әхмәтовлар гаиләсендә исә, киресенчә, бу көнне Алсу ханым иптәше Рамилгә бүләк ясаган. Бүләкнең дә ниндиен әле - ике малайдан соң көтеп алынган тансык нәни кыз! - Улларыбыз Әмир һәм Эмиль нәни Каринаны бик көтеп алдылар. Яныннан да...

8 март - ир-атлар хатын-кызларны чәчәккә күмә, бүләкләр бирә торган көн. Актанышта яшәүче Әхмәтовлар гаиләсендә исә, киресенчә, бу көнне Алсу ханым иптәше Рамилгә бүләк ясаган. Бүләкнең дә ниндиен әле - ике малайдан соң көтеп алынган тансык нәни кыз!
- Улларыбыз Әмир һәм Эмиль нәни Каринаны бик көтеп алдылар. Яныннан да китмиләр, бик карыйлар, булышалар. Әле бәби ашлары үткәрергә өлгермәдек, тудыру йортыннан кайттык кына, күңелле мәшәкатьләр алда, - диләр Әхмәтовлар.
Актаныш авылында бу елда 20 нче бала булып дөньяга килгән кызның туу турында таныклыгын һәм Татарстан Президентының шәхси котлау хатын бәхетле әти-әнигә 15 март көнне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева тантаналы шартларда тапшырды.
Районыбызда бәбиләр быел, узган ел белән чагыштырганда, шактый ким туган икән. Бу вакытка 2016 елда 57 бала туган булса, быел 35 нарасый дөньяга аваз салган.
- Бала туу - һәр гаиләдә бик сөенечле хәл. Аңа исем сайлау, шулай ук, зур вакыйга, - ди Гөлфинә ханым. - Бу җаваплы эшкә әти-әниләрне дә тарту, дин әһелләре белән киңәшләшү урынлы. Бик шатланам, Минтимер, Зөләйха, Әмир, Ислам кебек чын татар исемнәре кушучылар елдан-ел арта. Иң мөһиме: балалар һәммәсе имин гаиләдә кадерле сабый булып, сәламәт, бәхетле булып үссеннәр.
ЧАРАДАН ФОТОЛАР
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев