Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

9 май көнне ТНВда «Җиңү көне» телемарафоны узачак

«Яңа Гасыр» телеканалы эфиры 7.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). 9 май көнне ТНВ телеканалы Бөек Ватан сугышына багышланган фильмнар һәм телетапшырулар трансляцияләнәчәк.

Хәрби парадны һәм «Үлемсез полк» йөрешен күчерүгә карамастан, Бөек Җиңү бәйрәме рухы һәр йортка, һәр гаиләгә киләчәк. Моның өчен ТНВ телеканалы киң колачлы телемарафон әзерли.

9:00 сәгатьтә Казан шәһәренең Җиңү паркында тантаналы чараларның турыдан-туры трансляциясе узачак.

11:00 сәгатьтән башлап «Батырларга хат» акциясе узачак. Каналның танылган алып баручылары, шулай ук Татарстан җырчылары, актерлары һәм танылган шәхесләре сугыш геройлары турында җибәрелгән хатларны укыячаклар.

Телеканал 14:00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә «Үлемсез полк» акциясе уздыра.

Исегезгә төшерәбез, геройларның фотосурәтләре экраннарга «Үлемсез полк» ка эләксен өчен, аларны почтага җибәрергә 9may@tnvtv.ru һәм алар турында кыскача мәгълүмат язарга кирәк. Фоторәсемнәр 5 майга кадәр кабул ителә.

Шул ук мәгълүмат белән фотоны Instagram аккаунтына урнаштырырга мөмкин.Моның өчен #бессмертныйполкТНВ хештегын куярга һәм @tvtnv билгеләргә кирәк. Аккаунтыгыз ачык булырга тиеш!

18:55 сәгатьтә ТНВ каналында, Россиянең башка каналларындагы кебек үк, фашизмга каршы көрәштә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алу чарасы узачак.

22:00 сәгатьтә телемарафон бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

ТНВ телеканалы шулай ук үз тамашачылары өчен нәфис фильмнар һәм тапшырулар әзерләде. Алар арасында «Вехи истории», «Вставай страна огромная», «Пламя» нәфис фильмы, «Ватандашлар» тапшыруы,  шулай ук  «Адымнар», «Татарстан хәбәрләре» һ. б. махсус чыгарылышлары бар.

https://tatar-inform.tatar/news/society/01-05-2020/9-may-tnvda-i-k-ne-telemarafony-uzachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев