Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

90 яшьлек юбилей

Ямьле Куян авылында туып, хәзерге вакытта Мерәс авылында гомер кичерүче, безнең өчен яшәү өлгесе булган газиз әнкәебез САҖИДӘ ӘСЛӘХЕТДИН кызы МӨХӘМӘТДИНОВАның 14 декабрьдә 90 яшьлек юбилее. Әнкәебез! Сине туган көнең, матур бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Әткәй белән бергә безгә - 4 балагызга җан җылыгызны биреп, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, һәр...

Ямьле Куян авылында туып, хәзерге вакытта Мерәс авылында гомер кичерүче, безнең өчен яшәү өлгесе булган газиз әнкәебез САҖИДӘ ӘСЛӘХЕТДИН кызы МӨХӘМӘТДИНОВАның 14 декабрьдә 90 яшьлек юбилее.
Әнкәебез! Сине туган көнең, матур бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Әткәй белән бергә безгә - 4 балагызга җан җылыгызны биреп, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, һәр сулышыгызда балалар дип өзелеп торасыз. Син, әнкәй, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, сабыр холыклы изге җан, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Киләчәктә дә әткәй белән бер-берегезгә терәк булып, тигез-сәламәт гомер итегез.
Әнкәй! Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, шатлык-сөенечләргә төренеп, туган йортыбызның нуры булып һәм оныкларыңның, без - балаларыңның хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәргә язсын сиңа.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Ә тормышта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әнкәй, безгә бик кирәк.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар,
Матур итеп, бергә яшәргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев