Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

96 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

10 сентябрь көнне агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган 96 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узган чарада РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш районындагы территориаль пункты хезмәткәре Ильфира Сергеева районыбызның барлык авылларыннан да диярлек килгән яшүсмерләрне һәм аларның әти - әниләрен паспорт тарихы белән таныштырды. Яшь...

10 сентябрь көнне агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган 96 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
"Яшьлек" мәдәни үзәгендә узган чарада РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш районындагы территориаль пункты хезмәткәре Ильфира Сергеева районыбызның барлык авылларыннан да диярлек килгән яшүсмерләрне һәм аларның әти - әниләрен паспорт тарихы белән таныштырды.
Яшь егет һәм кызларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова котлады, паспорт алучыларга дәүләтнең лаеклы гражданнары булуларын теләде һәм һәрберсенә төп документ - паспортлар тапшырды.
Балаларның әти-әниләре дә әлеге мизгелләрдә ул һәм кызлары өчен горурлык хисе кичерүләрен яшереп тормыйча шатлыклары белән уртаклашты.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев