Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АБАУ! Ике ир-ат янып үлгән

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда булган бер янгын аркасында ике кешенең гомере өзелгән. Биектау районы Дачный бистәсендәге бер катлы кирпеч бинада янгын чыгуы турында коткару хезмәтенә 13 мартның 02:43 сәгатендә хәбәр керә. Гадәттән тыш хәл...

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда булган бер янгын аркасында ике кешенең гомере өзелгән.
Биектау районы Дачный бистәсендәге бер катлы кирпеч бинада янгын чыгуы турында коткару хезмәтенә 13 мартның 02:43 сәгатендә хәбәр керә. Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән янгын сүндерүчеләр матрацка ут кабып, йорт эчендә җиһазлар һәм әйберләрнең януын ачыклый. Янгын 03:04 сәгатьтә тулысынча сүндерелә. Берничә минут узгач бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Ә көндезге сәгатьләрдә, тикшерү эше алып барылганда, тагын бер ир-атның мәетен табалар.
Фаҗиганең сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, диелә. Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев