Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта «Әбиләр чуагы» башландымы?

«Әбиләр чуагы»ның кайчан булачагының төгәл датасы юк, ул төрлечә килергә мөмкин, аның озынлыгы да төрлечә була. Ул сентябрьдә, октябрь ае башында да булырга мөмкин. Россиядә, гадәттә, «әбиләр чуагы» 14 сентябрьдән башлана, диләр.

Инде көннәр салкынайтты, чып-чын көз башланды дигәч, тагын җылы көннәр каян килә икән, «әбиләр чуагы» дигән исем бу вакытка ни өчен бирелгән соң?

Беренче версия буенча, бу вакыт белән бәйле, янәсе, өлкән яшьтәге әбиләр суыклар алдыннан соңгы мәртәбә кояшта җылынып кала.
Икенчесе - гади халык арасында йөри торганы: бөтенләй өмет бетте дигәндә дә, бер ышаныч бар - әби җылысы, ул гына нык итеп җылыта ала.

Ни өчен шул вакытта җылы чор башлана соң? Бу вакытта һава җылынуга тәэсир итүче тотрыклы антициклон урнаша. Мондый чорда туфрак һәм һава төнлә ныгытып суынмый, ә көндезләрен, киресенчә, нык җылына. Суыклар башлангач, агачларда яфраклар кинәт кенә шиңә башлый, бу вакытта алар һавага зур күләмдә җылы бүлеп чыгара һәм җылылык өскә күтәрелеп, болытларны куып тарата, атмосфера басымы күтәрелә.

Әлеге чорның үз сынамышлары да бар.

* Әгәр "әбиләр чуагы" вакытында күктә салават күпере хасил булса, көз җылы һәм озын була.

* Әгәр бу чорда һавада пәрәвезләр күп очса, кыш бик салкын булачак, ә көз аяз киләчәк.

* Бу чорда яңгырлар яуса, көзнең калган өлеше дә яңгырлы булачак.

* Әбиләр чуагы тәмамланса да, өрәңге агачының яфраклары коелмый һәм торналар да җылы якларга китми икән, кыш соңлап киләчәк.

Раил Харисов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев