Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Абунәчеләр белән бергә хезмәт хакыгыз да артсын!

Чалманарат авыл җирлегенә биш авыл: Чалманарат, Югары һәм Түбән Гәрәй, Калмаш, Шәбез карый. Районнан вакытлы матбугат килүгә почта хезмәткәрләре тиз арада җитез аяклары белән йортта-йортка йөреп тә чыга. Ләйсән ГАЗИЗОВА

Почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфинә Кашапова үзе дә почтальон ролен үти, мөдирлектән тыш Калмаш авылына өр-яңа хәбәрләрне илтә.
-    Бер газетага язылган кеше гел языла. Язылучылар сафына яшьләр дә өстәлә. Хәзер подписка җыю авыр инде ул, бар яңалыкларны интернетта бар дияселәре килә. Әмма тырышабыз, авылдашларның исләренә төшереп торабыз, авылда хәзер эшнең кайнаган чагы, яраткан газеталарына язылырга онытып та җибәрәләр.  Бу көнгә “Актаныш таңнары газетасы”на 80 данә подписка ясалды. Узган яртыеллыкта 94 булган. Ай тәмамланганчы шушы санга җитәрбез дип уйлыйм.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләргә килгән Рузилә Гарипова Чалманарат авылының актив абунәчеләренең берсе:
-    Өйгә газета килү элек-электән минем өчен бәйрәм. 
Әткәй-әнкәйләр дә район газетасына язылмыйча калмады. Минем дә “Актаныш таңнары” газетасыннан калганым юк. Бөтен район сулышы, яңалыклар турында үзебезнең газетадан белеп барам. Әллә кайчангы танышлар турында да кайчак хәбәрләр килеп чыга. Ә “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Язмыш кочагы”, “Ясминә” газеталарына чиратлап язылам.
Без почта бүлекчәсенә килгәндә хат ташучылар да эш урынында иде. Дилә Бәдертдинова Чалманарат халкы язылган газета-журналларны барлый, ә Земфира Гаязова Югары Гәрәй белән Түбән Гәрәй авылына юл тотарга җыена иде. Кызларның эш стажы әллә ни күп булмаса да, эш тәртибен дә,  кеше белән уртак тел табуның җаен алганнар. Хезмәт хаклары зур түгел почтальоннарның, аңа карамастан халыкка хезмәт итүдә фидакарьлек күрсәтәләр. Районның почта җитәкчелеге белән беррәттән без “Актаныш таңары” газетасы журналистлары  районның барлык хат ташучыларына зур рәхмәтле. Эшегездә уңышлар, ныклы саулык һәм абунәчеләр белән бергә хезмәт хакларының да артуын телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев