Актаныш

Ач килеш укыйсы киләме?

Кеше күңеленә юл ашказаны аша дип юкка гына әйтмиләр. Әле ач кешенең ачуы яман дип тә өстәп куялар. Мәктәпләрдә укулар башлангач минем әлеге әйтемнәрне ач килеш укыйсы килми дип үзгәртәсем килеп китте. Чөнки ач йөрү уку теләген генә киметеп калмый, сәламәтлеккә дә зыян сала. Чыннан да, кайсы гына ата-ана баласының...

Кеше күңеленә юл ашказаны аша дип юкка гына әйтмиләр. Әле ач кешенең ачуы яман дип тә өстәп куялар. Мәктәпләрдә укулар башлангач минем әлеге әйтемнәрне ач килеш укыйсы килми дип үзгәртәсем килеп китте. Чөнки ач йөрү уку теләген генә киметеп калмый, сәламәтлеккә дә зыян сала.
Чыннан да, кайсы гына ата-ана баласының сәламәтлеге өчен борчылмый икән. Коры-сары гына ашап йөрү балаларның ашказаннарын бозуын барыбыз да белә. Шуның өчен дә мәктәпләрдә укучыларны кайнар ризыклар белән тәэмин итү мәгариф учреждениеләренә җиткерелгән иң төп бурычларның берсе булып кала. Мәктәпләрдә тәмле ашатмыйлар, салкын боткалар, иске ипи бирәләр икән дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде.Үзем, көн саен укудан кайткач балаларымнан:"Бүген ашханәдә нәрсә ашаттылар, тәмле булдымы",-дип кызыксынам. Артык зарланганнарын хәтерләмим, ашап бетермәдем дигән очраклары булды. Сүз дә юк, кем нәрсә ярата бит, әмма мин моны яратмыйм дип, көне буе ач йөрү дә дөрес түгел.
Быелгы уку елында мәктәп ашханәләрендә тукландыру ничек оештырылган, һәм ул ничә сумга төшкәнлеге белән кызыксынып, тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча район мәгълүмати-методик үзәге методисты Ландыш Бариева белән телефон аша элемтәгә кердек.
-Район буенча бер баланы ашату көнгә 16-17 сум тирәсендә тирбәлә. Шуның 5сум 20 тиенен хөкүмәт күтәрә, 10 сумын ата-аналар түли. Мәктәпләрдә белем алучы бөтен балалар да , озынайтылган көн группасына йөрүчеләр дә ашханәләрдә туклана. Мәктәп яны бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр дә балаларны тукландыруда кулланыла. Ашханәләрдәге тукландыру сыйфатына килгәндә, шушы көннәрдә йөреп, тикшереп чыгачакбыз,-диде.
Актанышның беренче урта мәктәбе директоры Рәйлә Гыйздәтуллина белән сөйләшүебез дә шул хакта.
-Безнең мәктәптә 759 бала белем ала. Шуларның барысы да ашханәдә туклана, озынайтылган көн группасына йөрүче 135 бала да биредә ашый. Ике укучының туклануы өчен Нәҗибә апа Гаязова, бер укучыныкы өчен Альберт Мансуров түли. Ризык төрләренә килгәндә, көн саен төрләндереп бирәбез. Бер көн итле аш, ике көн токмач , дөге,карабодай белән котлет яисә ит фрикаделькасы, бер көн балык, бер көн ботка гына бирәбез. Бер укучыны ашату көнгә 16-17 сумга төшә, бу бәягә, билгеле, бик авырлык белән генә сыешабыз. Үзебезнең бакчада үстерелгән җиләк-җимештән компотлар эшлибез. Яшелчәләрне ел әйләнәсе файдаланабыз. Аларның күпчелеге язга кадәр җитә. Шулар бәрабәренә ризыкларны төрләндереп торабыз.
-Укучыларга буфет продукциясе дә тәкъдим итәсез икән...
-Әйе, түгәрәкләргә калган вакытта балалар аннан продукция сатып алалар. Итле ризыклар әзерләмәгән көнне бәрәңге пирожкие пешерәләр. Без аны сатуга 5 сум белән генә куябыз, теләге булган укучылар алып ашый. Күп очракта җитми дә кала.
Әлеге мәктәптә укучыларга ризыкларны шеф повар Гүзәлия Гыйниятуллина җитәкчелегендә пешекчеләр Эльвира Минһаҗева, Румия Шәесламова, Әлфия Шакирова әзерли. Тулаем алганда, укучылар алар әзерләгән ризыклардан канәгать. Арада мин дөге, мин карабодай яратмыйм диючеләр дә бар. Әмма пешекчеләр ризыкларны организмга файдалы булган продуктлардан, төрләндереп пешерәләр. Әти-әниләргә дә өйдә балаларына бераз аңлату эшләре алып барырга, мәктәптә пешерелгән ризыкларны ашарга кирәклегенә төшендерергә кирәктер. Чөнки көне буе ач йөрү сәламәтлеккә никадәрле зыянлы икәнен бала үзе аңлап бетермәскә дә ихтимал. Ә югалткан сәламәтлекне кире кайтарып алып булмый.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: