Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АЧУЛЫ ХАТ: Яшәтергә иде сезне шул ун мең сум акчага!

Депутлар һәм түрәләр "!тырыша" халык өчен

Бәяләр күтәрелсә дә, түләүләр артса да, гади халык җайлашып яши бирә. Җайлашмый кая барсын ди ул?  Хәер, вакыт-вакыт зарланып алалар үзләре. Безгә дә даими җиткереп торалар алар проблемаларны. Бу юлы үткен каләмле райондашыбыз моң-зарларын шигырь юлларына салып килгән. Укып карагыз әле сез дә, хаклык бармы бу юлларда?

Депутатлар план кора

“Халыкка бик аз бирсәк тә,
Начар яшәмиләр бит.
Азыкның, җылылык, газның
Бәясен арттырдык бит. 

Авыл халкы ачтан үлмәс,
Бик тә чырыш, дадур ул.
Бәяләрне арттырсак та,
Һаман түзә, сабыр ул. 

Хәзерге заманнар өчен
Миллиардлар аз безгә. 
Пенсиягә чыгуны да
Арттырыйк без бу көздә”.

Депутлар һәм түрәләр
Тырыша “халык өчен”,
Үз казанын тутырырга
Куя ул бөтен көчен.

Төрлечә план коралар
Югарыда түрәләр.
Ун мең алса пенсионер,
Аны күпкә күрәләр.

Яшәтергә иде сезне
Шул ун мең сум акчага. 
Түзә алыр идегезме, 
Һич югы бер атнага?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев