Актаныш

Адай авылы егете ралли-марафонда узыша

8 июль көнне Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан халыкара "Ефәк юл" ралли-марафонына старт бирелде. Ярышлар дөньяның өч илендә - Россиядә, Казахстанда һәм Кытайда уза. Ралли-марафонда катнашучылар 10 мең 780 километр юлны 2 атнада үтеп чыгарга тиешләр, аның яртысын - кызу тизлектә. Беренче зачет башкалабыз Казанда кабул ителде. Ә 10 июль көнне Казан-Уфа...

8 июль көнне Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан халыкара "Ефәк юл" ралли-марафонына старт бирелде. Ярышлар дөньяның өч илендә - Россиядә, Казахстанда һәм Кытайда уза. Ралли-марафонда катнашучылар 10 мең 780 километр юлны 2 атнада үтеп чыгарга тиешләр, аның яртысын - кызу тизлектә.
Беренче зачет башкалабыз Казанда кабул ителде. Ә 10 июль көнне Казан-Уфа маршруты буенча М-7 трассасыннан барганда безнең Актаныш юллары аша да узды алар.
Ярышта катнашучылар, илебез чикләрен үтеп чыгып, 16 июль көнне Кытай иленә керделәр. җыеналар. Марафон 24ендә Кытай башкаласы Пекинда финиш белән тәмамлана.
Бу ярышта Яр Чаллыда эшләүче "КамАЗ-мастер" командасы катнаша. Әлеге команда ел саен "Дакар" супермарафонында, "Ефәк юл" халыкара ралли-рейдларында илебез данын яклый.
"Дакар" супермарафонында - 13, "Ефәк юл" ралли-марафонында 4 тапкыр җиңүче булган, 3 мәртәбә Бөтендөнья Кубогын яулаган команда быел да сынатмас. Ә иң куанычлысы шунда: "ефәк юл"дан җилдертүче "КамАЗ-мастер" командасында үзебезнең районның Адай авылы егете Илдус Сәлахов та бар.
Ул 2010 елдан башлап әлеге оешмада хезмәт куя. "Дакар"да - 5, "Ефәк юл"да 3 мәртәбә катнашып, команданың моторлар буенча җаваплы хезмәткәре вазифасын башкара. Актанышта яшәүче бертуган апасы Чулпан Шәрәфетдинова энесе белән горурлануын яшерми:
- Кечкенәдән үк техника белән мавыкты. Үз эшен бик ярата. Чаллы шәһәрендә гаиләсе белән яши, тормыш иптәше Ләйсән белән өч ул тәрбияләп үстерәләр. Аларга бәхет, сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын, - дип, теләкләр теләп тора.
Җир шарының яртысын руль артында әйләнеп чыккан егет туган авылы Адайда яшәүче әти-әнисе Юныс абый белән Илүзә апаның да хәер-догасында. Алар уллары сәфәргә чыккан саен, аңа хәерле юллар телиләр. Без - актанышлылар да якташыбыз Илдус Юныс улына һәм аның командасына имин юллар, уңышлар һәм зур җиңүләр телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: