Актаныш

Адайга илтә юллар

Узган ел нефтьчеләр ярдәме белән Адай авылына юл салыначак, дигән хәбәр таралып өлгергәнче биредә юл төзүчеләр хәрәкәтне башлап җибәргәннәр иде инде. Бер ел дигәндә алар халыкны сөендерерлек эшне төгәлләп тә куйдылар. 20 сентябрь көнне Татар Суыксуы-Күҗәкә юлыннан борылып, Адайга илтүче юл тантаналы төстә файдалануга тапшырылды. Вак таш Түбән Уръяды һәм...

Узган ел нефтьчеләр ярдәме белән Адай авылына юл салыначак, дигән хәбәр таралып өлгергәнче биредә юл төзүчеләр хәрәкәтне башлап җибәргәннәр иде инде. Бер ел дигәндә алар халыкны сөендерерлек эшне төгәлләп тә куйдылар. 20 сентябрь көнне Татар Суыксуы-Күҗәкә юлыннан борылып, Адайга илтүче юл тантаналы төстә файдалануга тапшырылды.
Вак таш Түбән Уръяды һәм Адай авыллары урамнарына да түшәлгән. Көзге кояшлы көндә ул ап-ак дәрьядай яктырып, үзенә дәшеп тора иде. Күңелләр җылысын тоташтыручы җепселләр шушы бормалы юллар аша ияләренә тизрәк барып җитәдер кебек. Ап-ак юллар - бормалы да, тигез дә.
Яңа юл мәктәпкә кадәр китереп җиткерелгән. Якты, матур бу бинада әле медпункт та, почта бүлекчәсе дә эшли. Димәк, балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә еш йөри торган юлы шушы күңелле үзәнлеккә алып килә.
Башлангыч мәктәптә 8 укучы белем ала. 7 нарасый балалар бакчасында тәрбияләнә. Мәктәп эшләп торсын, мәктәбе булган авылда тормыш та булачак.
Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев, "РИТЭК" компаниясенең Норлат бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, "Автострой" җәмгыятенең генераль директоры Анатолий Ростилов, оешманың "Актаныш юллары" бүлеге җитәкчесе Радик Гаязов, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнаштылар.
Фаил Мисбах улы ергаланып-чокырланып беткән әлеге юлны ремонтлау өчен алдан алып барылган сөйләшүләрнең җитди булганлыгын әйтеп үтте.
Районда 3 нефть компаниясе эшли. Аларның һәммәсе дә безнең тормышны яхшыртуга үзләреннән зур өлеш кертәләр. РИТЭК компаниясенең юлларны төзекләндерүгә биргән әһәмияте бүген халыкның чиксез рәхмәт сүзләре, изге теләкләренә күмелә.
"РИТЭК" компаниясе "Лукойл"ның бер тармагы булып тора. Әлеге нефть компаниясенең скважиналары безнең җирлектә күп түгел, 4 скважина Адай җирендә урнашкан. Шуңа карамастан, алар мондагы халыкның проблемаларын игътибарсыз калдырмадылар.
- Нефтьчеләр 60 миллион сум акча бүлеп бирделәр, шушы суммага юл төзүчеләр сыйфатлы итеп, билгеләнгән вакыттан соңармыйча, Адай халкын юллы иттеләр. Әлбәттә, кешенең ихтыяҗы көннән-көн арта бара. Киләчәктә асфальты да булмый калмас. Ләкин моңа кадәр нинди юллардан йөргәнне истән чыгармыйк. Монысы асфальтның беренче этабы булып, ул бик сыйфатлы итеп башкарылды.
Район башлыгы нефтьчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде. Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка һәм Анатолий Ростиловка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Сүз уңаеннан, Фаил Камаев районда әле юлсыз авыллар барлыгын, аларның да якын киләчәктә игътибарсыз калмаячагын белдерде.
Чарада Мөхәммәтвәли Хөснетдинов та, Анатолий Ростилов та чыгыш ясап, авыл халкының шатлыгын уртаклаштылар. Күҗәкә җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанованың чыгышында исә юл төзүгә үз өлешен керткән һәммә кешегә карата рәхмәт сүзләре мулдан яңгырады.
Адай - районда үзенчәлекле авыл. Яшәешләре дә, проблемалары да башкачарак. Тик халкы бердәм һәм бик тырыш. Чырыш халык яши биредә. Юлсыз чакта да зарлануларын сиздерергә яратмадылар. Аларны бернинди авырлык та куркытмый. Үз авылларын яратулары, яшәгән төбәкләре белән горурланулары сүзләрендә генә түгел, эш-гамәлләрендә дә ачык күренә.
Авылга юл салыну ул - олы бәхет. Аның кадерен яши-яши аңлыйсың. Димәк, әле Адайның киләчәге бар. Эшчән халык яшәгән җирлектә матур киләчәккә беркайчан да өмет өзелми.
Юныс Сәлахов, хезмәт ветераны:
- Шатлыклы бу вакыйганы без - авыл халкы күптәннән көттек. Юл газабын бик яхшы беләбез. РИТЭК җитәкчелегенә, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә, җирлек башлыгына рәхмәтләребез чиксез. Хәзер инде төп бурыч үзебезгә кала: шушы юлны сакларга кирәк. Ватмасаң-җимермәсәң генә, юл төзек тора. Безнең әле тагын бер бик зур үтенечебез бар: Татар Суыксуы белән Күҗәкә арасында язын-көзен йөрмәле түгел. Техника батып ята. Ә бит шуннан маршрут автобусы йөри, балаларны мәктәпләргә, район үзәгенә алып баралар. Җитәкчеләр шушы җирлек кешеләренә тагын бер игелек эшләсеннәр иде дип түземсезләнеп көтеп калабыз.
Гөлназ Газетдинова, Күҗәкә мәктәбе директоры:
- Мин Адай авылында 1998 елдан бирле яшим. Урамнарын күреп шаккаттым. Чокыр-чакыр, мәктәп тә авылдан читтә, ничек йөрермен дигән уй иң беренче булып каршыга килеп басты. Язгы-көзге пычракларда урам юлларыннан йөрмәле түгел иде. Менә бүгенге матур, тигез юллардан узганда ул еллар инде бик еракта калган кебек тоела. Аяклардан җилем итекләр төште, балаларга да күңелле, матур сандалиларын киеп, йөгерешеп йөриләр. Машиналы кешеләргә дә уңайлы. Капка төпләренә чаклы кайтып-китеп йөриләр, техниканы авыл башында калдырулар бетте. Киләчәктә бәлки балалар саны да күбәер, авылыбыз яшәсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: