Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Адымнар-Актаныш" гимназиясе укучылары Саклык банкында финанс грамоталылыгына өйрәнде

Узган уку елында "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатында башкарма комитет җитәкче-белгечләренең төрле юнәлешләрдә өстәмә белем бирүе оештырылган иде.

           Быел да әлеге дәресләр уңышлы дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева 8 нче сыйныф укучыларына финанс грамоталылыгы дәресен, мәсәлән, Саклык банкында уздырды. 

            Саклык банкының район бүлеге идарәчесе Резеда Шәйгәрданова Сбербанк-Саклык банкының зур экосистемасы турында таныштырды. Биредә балаларга 6 яшьтән карта булдыру мөмкинлеге бар. Ә 14 яше тулган, үз паспорты булган балалар мөстәкыйль рәвештә карта ачтыра ала.

            Укучыларга әлеге форматтагы белем алу аеруча ошады. Яшьтән алган финанс белемнәре киләчәктә тормышта югалып калмаска, кемгәдер һөнәрен үк шушы юнәлештә сайларга ярдәм итәр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев