Актаныш

Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...

Гомергә бергә... Никадәр мәгънә бар бу сүзләрдә! Сез ир белән хатын булдыгыз. Гаилә оешты. Алда озын гомер юлы, һәм сезгә аны бергәләп үтәргә, балалар үстерергә, бер-береңә ярдәм итеп, шатлык-кайгыларны уртаклашырга туры киләчәк. Ә гаилә нигезе - мәхәббәт. Гаиләдә мәхәббәт, дуслык, ата-ана булу, бер-береңне аңлап аралашу кебек төрле-төрле югары рухи ихтыяҗлар...

Гомергә бергә... Никадәр мәгънә бар бу сүзләрдә! Сез ир белән хатын булдыгыз. Гаилә оешты. Алда озын гомер юлы, һәм сезгә аны бергәләп үтәргә, балалар үстерергә, бер-береңә ярдәм итеп, шатлык-кайгыларны уртаклашырга туры киләчәк. Ә гаилә нигезе - мәхәббәт. Гаиләдә мәхәббәт, дуслык, ата-ана булу, бер-береңне аңлап аралашу кебек төрле-төрле югары рухи ихтыяҗлар канәгатьләндерелә. Яхшы гаилә - кеше өчен зур бәхет ул.
Тик вакытлар үтү белән хәл үзгәрә. Мәхәббәткә нигезләнгән гаиләләр корылып та җитмичә таркала. Соңгы елларда аерылышучылар саны артты. Сәбәбе нәрсәдә соң? Эчүчелек, хатын-кызларның да рюмкага үрелүе, ирнең хатынына хыянәте, хатыннарның иргә хыянәт итү очраклары ешаю, бер-береңне аңламау, ызгыш һәм башкалар.
Тик гаиләләрне таркатуга һич тә юл куярга ярамый. Чөнки моның нинди фаҗигагә китергәнен һәр кеше белә: бала тудыру йортларында ташланган нарасыйлар, янә ятимлек, сыкрап узган гомер, ачы күз яшьләре һәм суд алдына килеп баскан гаиләләр!
Район судьясы ярдәмчесе Эльмира Авзалова белән сөйләшүебез соңгылары хакында.
- Эльмира Феликсовна, өйләнешү һәм аерылышу - кешедән җаваплылык һәм бу төшенчәләрнең асылын аңлауны сорый торган шактый авыр процедуралар. Әгәр дә өйләнү бик жиңел булса, аерылышу тәртибе күп вакытны һәм көчне ала. Гаиләләрне аеру нинди очракларда суд аша башкарыла?
- Чынлап та, аерылышу - бик авыр процесс. Әгәр гаиләдә балигъ булмаган балалар бар икән, шулай ук, ир белән хатынның берсенең аерылышырга ризалыгы булмаса, искәрмә буларак, ир яки хатынның берсе суд тарафыннан хәбәрсез югалган, хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылган, яисә җинаять кылган өчен 3 елдан артыкка ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән очраклардан тыш, яисә парларның берсе ЗАГС бүлегендә аерылышудан читкә тайпылып йөрсә, аерылышу суд тәртибендә башкарыла.
Шуны истә тотарга кирәк: РФ Гаилә кодексы нигезендә, ирнең хатыны йөкле булса яки баласына 1 яшь тулмаган очракта хатыны ризалыгыннан башка аерылышу турында эш кузгату хокукы чикләнгән. Бу хатын-кызның туачак яисә яңа туган баласының сәламәтлегенә зыян салмау, ана һәм бала хокукларын яклау максаты белән анлатыла. Алда торган аерылышу процессында барлыкка килгән төрле стресс, нерв киеренкелеге, ир белән мөнәсәбәтләрне ачыклау, кагыйдә буларак, эзсез үтми. Шуннан чыгып, әлеге очрак гаилә мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы гаилә хокукының гомуми кагыйдәләреннән бераз читкә тайпылу булып тора. Әгәр дә хатын аерылышуга каршы килмәсә, аның теләге исәпкә алына, һәм аерылышу буенча эш кузгатыла.
Суд аша никахны аеру, мөнәсәбәтләрне дәүләт-хокук тәртибенә салуны тәэмин итүне генә түгел, кирәк чакта ир белән хатынның һәм аларның балигъ булмаган балаларының мәнфәгатьләрен якларга да өнди.
- Суд тәртибендә аерылган очракта, бер як - дәгъвачы, икенчесе җавапчы ролен үти. Дәгъваның нинди тәртиптә бирелүен дә аңлатып үтсәгез иде.
- Дәгъва, парлар бергә торган очракта - алар яшәгән урын буенча, аерым торганда җавапчы як торган урын буенча бирелә. Әгәр җавапчының яшәү урыны билгесез икән, дәгъва, дәгьвачының сайлавы буенча, аның билгеле булган соңгы яшәү урыны яисә аның мөлкәте урнашкан урыны буенча бирелә ала. Ә дәгъвачы янында балигъ булмаган балалар булса, яисә сәламәтлеге буенча җавапчының яшәү урынына бару кыен булса, дәгъва дәгъвачының яшәү урыны буенча да бирелә ала.
- Аерылышу турында судка гариза язганда нәрсәләр теркәлергә тиеш?
- Суд аша никахны аерырга сораганда, гаризада никахның теркәлүе турында мәгълүматлар, уртак балаларның булуы, аларның яше, балаларның кем тәрбиясендә калуы мәсьәләсе һәм аерылышу сәбәпләре күрсәтелергә тиеш. Гаризага язылышу турында таныклык, балалар булган очракта, аларның туу турында таныклыклары күчермәсе, 600 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләгән квитанция, яшәү урыныннан белешмә теркәлә. Парларның бала тәрбияләү мәсьәләсендә бәхәсе булмаса, аерылышу эше җәмәгать судында карала, бәхәс булган очракта - район судында.
- Никахны аеру эшләре нинди суд утырышында карала?
- Кагыйдә буларак, аерылышу турындагы эшләр ачык суд утырышында карала, ир яки хатынның соравы буенча, алар тормышының интим якларына кагылыш булганда, эш ябык суд утырышында каралырга мөмкин.
Аерылышу турында эш каралганда, парлар арасында килеп чыккан башка сорауларны да шулай ук суд хәл итәргә мөмкин. Болар: аерылышканнан соң бала кем тәрбиясендә кала, балага яисә эшкә яраксыз якка алимент юллау, уртак мөлкәтне бүлү.
- Судта ир белән хатынның икесе дә катнашу мәҗбүриме?
- Никахны аерырга сораган эшләр икесе катнашында каралырга тиеш. Аерым очракларда аерылышу эше ир яки хатынның берсе килмәгән очракта да каралырга мөмкин.
- Эльмира Феликсовна, суд гаиләләрне саклап калу буенча да чаралар күрәме?
- Икесенең дә аерылышырга ризалыгы булган очракта, суд аларның аерылышу сәбәпләрен ачыклап тормый. Ә менә берсенең ризалыгы булмый икән, судья, киресенчә, гаиләне саклап калу өчен чаралар күрә. Суд аларга дуслашырга 3 айга тикле вакыт биреп, суд утырышын кичектереп торырга мөмкин. Инде бу вакыт узганнан соң да парлар аерылышуны таләп итәләр икән, суд аерылышу турында карар чыгарырга мәҗбүр.
Никахны аеру суд тарафыннан, никахны аеру турында гариза биргән көннән соң бер ай үткәч кенә башкарыла.
Аерылышу турындагы карар закон көченә кергәннән соң, суд 3 көн эчендә карарның чыгармасын никах дәүләт теркәве үткән ЗАГС бүлегенә җибәрергә тиеш. Чөнки суд аша аерылышу дәүләт теркәве үтәргә тиеш. Аерылышу суд карары чыкканнан соң күпме вакыт үтүгә дә карамастан, теркәлергә мөмкин. ЗАГС бүлегендә аерылышу турында таныклык алмыйча, ир белән хатын яңа никахка керә алмый.
- Безнең район җәмәгать судында никахны аеру буенча эшләр күп караламы?
- 2014 елда Актаныш районы җәмәгать судына никахны аерырга сораган 78 гариза кергән, шуларның 58е канәгатьләндерелгән, 18 эш, парларның дуслашуы
сәбәпле, туктатылган.
2015 елның беренче яртыеллыгында кергән 37 гаризаның 32се канәгатьләндерелгән. Ә район судында ел башыннан бүгенге көнгә тикле 4 гаризаның 2се канәгатьләндерелгән, бер эш, парларның дуслашуы сәбәпле, туктатылган, бер парга дуслашырга 2 ай вакыт бирелгән.
Шуны әйтәсе килә: бәхетле гаилә кору бик күп яктан, алай гына түгел, барыннан да элек, парларның үзләренә, ягъни, сезнең икегезгә бәйле, сезнең мәхәббәтегезгә, бер-берегезне ихтирам итүегезгә, җитдилегегезгә, бер-берегезне аңларга тырышуга, әдәпле һәм ихтирамлы булуыгызга, үзара ярдәмләшүегезгә һәм, бәлки, икегез генә белгән башка күп нәрсәләргә бәйле. Аерылышу кебек җитди адымга барыр алдыннан барысын да яхшылап уйласагыз иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: