Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Афәрин, Алинә!

Йолдызлар кабына, диләр, Биектә, күк йөзендә, Кабынды алтын бер йолдыз Кореяның бозында. Унбиш яшьлек татар кызы Заһитова Алинә Фигуралы шуу белән Югары үргә менә. Аккош кебек "йөзә" бозда Сокландырып күпләрне. Фигуралы шуу буенча Аңа тиңнәр бармы әле?! Дөнья халкын шаккаттыра Ижау кызы Алинә. Шуучы гына түгел ул, Алинә-балерина! Ижауда туып...

Йолдызлар кабына, диләр,
Биектә, күк йөзендә,
Кабынды алтын бер йолдыз
Кореяның бозында.
Унбиш яшьлек татар кызы
Заһитова Алинә
Фигуралы шуу белән
Югары үргә менә.
Аккош кебек "йөзә" бозда
Сокландырып күпләрне.
Фигуралы шуу буенча
Аңа тиңнәр бармы әле?!
Дөнья халкын шаккаттыра
Ижау кызы Алинә.
Шуучы гына түгел ул,
Алинә-балерина!
Ижауда туып үссә дә,
Тамыры Тат.Әҗбидән.
Тәнзилә белән Нәсихның
Илназы - шушы җирдән.
Үҗәт һәм максатчан булу
Кызга әтидән күчкән,
Хоккейчыларга җан атып,
Алинә бозда үскән.
Дүрт яшендә боз өстендә,
Җиде яшьтән - шуучы,
Җиңүләргә дәртләндергән
Көчле ихтыяр көче.
Горурлыгы син татарның,
Алинә-авылдашым,
Күп еллар синең уңышны
Әле күрергә язсын!
Рәсәй халкы белән бергә
Без дә горурланабыз,
Спортта гел яңа үрләр
Сиңа теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев