Актаныш

Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи

Кечкенәдән үк киләчәген анык күзаллап, беркемгә дә мәшәкать тудырмый гына, куйган максатларына атлаучылар була. Меңнәр авылыннан Нияз Шәрипов шундыйлардан. Шушы авылда гомер буе колхозда хезмәт куйган әти-әнисе сукмагын дәвам итеп, мин - гаиләдә төпчек бала, димәк, төп нигездә калып, әти-әнине карау минем өстә, дигән балачак фикеренә тугры калып, күпләргә үрнәк...

Кечкенәдән үк киләчәген анык күзаллап, беркемгә дә мәшәкать тудырмый гына, куйган максатларына атлаучылар була. Меңнәр авылыннан Нияз Шәрипов шундыйлардан.
Шушы авылда гомер буе колхозда хезмәт куйган әти-әнисе сукмагын дәвам итеп, мин - гаиләдә төпчек бала, димәк, төп нигездә калып, әти-әнине карау минем өстә, дигән балачак фикеренә тугры калып, күпләргә үрнәк тормыш итә ул.
Нияз Фаяз улы хезмәт юлын, армия сафларыннан кайтуга, "Чишмә" хуҗалыгында башлый. Башта тракторда, комбайнда эшли, аннан - шофер, соңга таба "Чишмә" хуҗалыгында бригадир булып хезмәт куя. Техникумда белемен күтәреп, техник-механик белгечлеге алганнан соң, 1993 елдан баш инженер вазифасында. Шул рәвешле, туган як басу-
кырларында, тузанлы юлларында, "Чишмә" хуҗалыгы хезмәт тармакларында өч дистә ел үтеп киткән. Туган ягын зурлап, кадерләп, тырышып хезмәт куеп үткән еллар ул. "Техника телен биш бармагы кебек белә", - диләр аның кебекләр хакында. Язгы чәчү, көзге урып-җыю эшләренә тоткарлыклар тудырмаслык итеп әзерләнү, техниканы эш сызыгына әзерләп бастыруны тәэмин итү - һәммәсенә намус белән карап, эшен җиренә җиткереп башкара.
Нияз Шәриповның гаиләсе дә Меңнәр авылында хөрмәткә ия. Тормыш иптәше Гөлсана - Иске Әлем авылыннан. Чишмәгә сатучы итеп эшкә җибәрелгән кыз белән Нияз армиядән кайткач таныша. "Элегрәк читтән эшкә килгән кызларны кире җибәрү гадәте юк иде бит, мин дә менә алып калдым", - дип шаярта Нияз. Мәхәббәтле ояда өч балага тормыш бирә алар. Уллары Илназ, кызлары Наилә һәм Ләйлә - куанычлары, горурлыклары, яшәү мәгънәләре. Сөендереп, инде оныклары үсеп килә.
Нияз Фаяз улына шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Балалар, оныклар бәхетенә куанып, гаиләдә тигезлек, иминлек, муллык булып, саулык-тазалыкта, күңел тынычлыгында тагын бик күп хезмәт таңнарын сөенеп каршы алырга, хезмәттәшләрнең хөрмәтен, авылдашларның ихтирамын тоеп, матур, рәхәт гомер итәргә язсын Сезгә, хөрмәтле юбиляр!
Хезмәтегез хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше Сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле Сез.
Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы алыгыз тагын иллене.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: