Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Яңа ел тамашасын тәкъдим итте (фоторепортаж)

Бүген "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларны Яңа ел бәйрәменә җыйды.

 

 Ел саен Актанышта беренче булып бал-маскарад үткәреп, күңелләргә Яңа ел, бәйрәм сулышы өрә "Агыйдел". Халыкчан җыр- биюләре белән Казан тамашачыларын шаккаттырып кайткан ансамбль бүген эстрада жанрындагы чыгышлары белән ял иттерде.

  Әлеге дә баягы, һаман да шул заман зәхмәте- коронавирус темасыннан башка буламы? Тамаша куэр-код тикшерүдән башланды. Кем кайсы җирендәге тамгасын күрсәтә инде- гомумән, бәйрәм халыктагы киеренкелекне йомшарту, шомны киметеп, көлдерде, кайбер чакта тормышка юмор белән карарга кирәклеген дә искәртте.

Җырлар, биюләр дә- заманча, яисә 90нчы еллардагы дәртле хитлардан төзелгән иде. Залдагы тамашачыларның күпчелеген урта яшьтәгеләр икәнлеген истә тотып репертуар удышлы сайланган. Бу музыка, бу аһәңдә безнең балачак, безнең яшьлек, шуңа да һәр чыгыш алкышларга күмелде. 

Реклама

Әлбәттә, артистларның осталыгы беренче урында. Һәр концер саен камилләшә баруларын исбатлый алар. Клоунада, импровизацияле скетчларда җырчылар да, биючеләр дә бик килешле, ышандырып уйнады- димәк, коллектив бер кадакка суга. Бу "Агыйдел" ансамбле җитәкчелегенең матур идарә эшчәнлеге алып баруын, дөрес юлда икәнлеген, коллективның бердәмлеген күрсәтә. 

  Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та тормыш иптәше Сәрия ханым белән Яңа ел тамашасын карады. Бәйрәм ахырында Энгель Фәттахов ансамбль коллективына олы рәхмәтен белдерде. Казандагы концертны зур югарылыкта узуын билгеләп үтте.

Ансамбль солисты, җырчы Рәзилә Галиеваның "Сандугач" җырын опера артистлары кебек башкаруын, аның иҗатын Татарстанның атказанган артисты исеменә тәкъдим итәргә вакыт җиткәнен әйтте.
Яңа ел тамашасында якташларыбыз Ялаловлар гаиләсе дә бик матур чыгыш ясады. Елдагыча лотерея уенындагы отышлар тамашачы өчен күңелле сюрприз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев