Актаныш

Ак халатлы фәрештә ул безнең Филүзә

Бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе - шәфкать туташы. Без ак халатлы ягымлы апалар белән балачакта ук - прививка ясатырга дип, яисә авырып китеп, балалар шифаханәсенә килгәч танышабыз. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлыйсың. Шәфкать туташы булып эшләү - кызыклы гына түгел, авыр да. Эш вакытында төрле холыклы кешеләр...

Бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе - шәфкать туташы. Без ак халатлы ягымлы апалар белән балачакта ук - прививка ясатырга дип, яисә авырып китеп, балалар шифаханәсенә килгәч танышабыз. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлыйсың. Шәфкать туташы булып эшләү - кызыклы гына түгел, авыр да. Эш вакытында төрле холыклы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма савыгырга ярдәм иткән авырулардан рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр. Алар юкка гына, нәкъ менә, шәфкать туташы, дип аталмыйлар шул. Аларның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле.
Фәрештәдәй ап-ак халат кигән
Шәфкать туташы син.
Көнме-төнме - ярдәмгә киләсең,
Гүя инде оҗмах кошы син.
Йомшак күңел, йомшак куллар синдә,
Ярдәмгә киләсең һәркемгә.
Язмышың якты, юлың ак булсын,
Урын калмасын һич хөкемгә...
Синең әйткән җылы сүзләр безгә
Яшәүгә ышаныч, көч-куәт бирә.
Күпме кеше синнән шифа ала,
Күпмесе, терелеп, баш ия.
Бу шигырь юллары Иске Байсар участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Филүзә Гариповага атап язылган шикелле.
Табигатьнең иң саф, садә чагында, кар бөртекләре җемелдәшеп, берсе белән берсе куышып, Җир-ананы ак юрган белән каплаганда, 1967 елның 18 февралендә Иске Җияш авылында Фәйдәрия һәм Шәехтимер Минһаҗевларның өченче баласы булып якты дөньяга аваз сала ул. Һәрчак мөлаем, ярдәм кулы сузарга әзер, изге күңелле, бар кеше белән дә уртак тел таба белә. Филүзә апага бу сыйфатларны Ходай Тәгалә тумыштан ук биргән, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Мәктәпне тәмамлагач, кешеләргә ярдәм итү теләге көчле булган кыз Минзәлә медицина училищесына юл тота. Уку йортын яхшы гына тәмамлагач, язмыш аны Иске Байсар авылына эшкә алып килә. Ул монда үзенең бәхетен таба, Фәнил Гарипов белән гаилә корып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Филүзә апа гаиләсендә - иренең сөекле тормыш иптәше, изге күңелле әни. Менә инде 30 ел Иске Байсар участок хастаханәсендә барлык хезмәттәшләренең, авылдашларының хөрмәтен яулап, шәфкать туташы булып хезмәт куя. Көн дими, төн дими, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер Филүзә апа, авыруларны күз карашыннан аңлап, үзенең киңәшләрен биреп, Гиппократ антына тугры калып хезмәт итә.
18 февраль көнне кадерле һәм яраткан Филүзә апабызның 50 яшьлек юбилее.
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
Филүзә апа! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, фани дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Бу көн шулай күңелледер Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр Син булганга.
Бөтен җиһан шатлангандыр Син туганда,
Тирә-якта һәрчак бәйрәм Син булганда.
Филүзә апа, тормыш юлың буген
50 нче кат җирдә әйләнә.
Бәхетле бул, көлеп кенә яшә,
Теләгеңә иреш дөньяда.
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңа үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: