Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ак халатына тап төшерми

"Стоматолог" ҖЧҖ директоры Илгиз Галимовка шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде. Бу - озак еллар буе куйган тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Илгиз Галимовны районда белмәгән кеше сирәктер.Күпләр аны яратып, хөрмәт итеп, "Галим" дип кенә йөртә. Шулай диюгә, теш дәвалаучы табиб күз алдына...

"Стоматолог" ҖЧҖ директоры Илгиз Галимовка шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде. Бу - озак еллар буе куйган тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Илгиз Галимовны районда белмәгән кеше сирәктер.Күпләр аны яратып, хөрмәт итеп, "Галим" дип кенә йөртә. Шулай диюгә, теш дәвалаучы табиб күз алдына килә дә баса. Әйе, шушы өлкәдә 40 ел дәвамында хезмәт кую дәверендә кемнәрне генә дәваламагандыр ул.
Табиб тумышы белән Качкын авылыннан. Галия апа белән Наиб абыйның биш балалы гаиләсендә беренче булып дөньяга килгән Илгизгә табиб һөнәренә мәхәббәт, мөгаен, әнисеннән күчкәндер. Башта авылларындагы медпунктта санитарка, аннан Актаныштагы хастаханәдә теркәү бүлегендә эшләгән әнисе янына еш бара торган була Илгиз. Үсә-үсә үзенең дә табиб буласы, ак халат киясе килә.
Мәктәпне тәмамлагач, Казанның медицина институтына укырга керә. Аның стоматология бүлегендә укып, кулына диплом алган яшь белгечне 1974 елда Балык Бистәсе районына баш табиб урынбасары итеп эшкә җибәрәләр. Биредә хезмәт кую дәверендә Казандагы, табибларның белемен камилләштерү институтында район үзәк хастаханәләре баш табиблары циклы буенча да укый. Аның җитәкчелегендә өч участок хастаханәсе, 36 ФАП була. Илгиз Наиб улы авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына барып, фельдшерларга ярдәм күрсәтә, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
1978 елда аны Әлки районы үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп күчерәләр. Биредә ул 1985 елга тикле хезмәт куя. Шул чорда хастаханәнең матди-техник базасын ныгытуга ирешә. Көнгә 150 кеше кабул итәрдәй поликлиника, ашыгыч ярдәм бүлеге һәм табиблар өчен 6 йорт төзелә. Табибларның саны 20дән 36га җитә. Эш күрсәткечләре дә республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак күтәрелә. Шушы хезмәтләре өчен Илгиз Галимов 1985 елда "СССРның сәламәтлек саклау отличнигы" дигән билге белән бүләкләнә.
1985 елда аны Актаныш район үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп күчерәләр. Илгиз Наиб улы биредә дә хастаханәнең матди-техник базасын ныгыту, табиблар санын арттыру буенча эш алып бара. Гел оештыру мәсьәләләре артыннан йөрү стоматолог булып эшләвенә комачаулаганлыктан, 1992 елда аны үз теләге буенча стоматолог-ортопед итеп күчерәләр. Эшләү дәверендә стоматология бүлеге теш техниклары белән комплектлаштырылып бетә. Һөнәри эшчәнлекләрен яхшырту буенча алар укуларга җибәрелә.
2009 елда Илгиз Галимов үзенең шәхси теш кабинетын ача. Заманча теш дәвалау җиһазлары алына, кадрлар белән тәэмин ителә. Районда беренчеләрдән булып, авыру тешләргә дөрес диагноз кую максатыннан рентген аппараты урнаштырыла.
2013 елның 1 декабреннән Илгиз Наиб улын районның "Стоматолог" ҖЧҖнә директор итеп күчерәләр. Биредә дәүләт программасы нигезендә халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтелә. Директор тырышлыгы белән кыска гына вакыт дәвамында заман таләпләренә җавап бирүче җиһазлар урнаштырыла, поликлиника кадрлар белән тәэмин ителә. Теш дәвалау, теш кую буенча яңа технологияләр өйрәнелә. Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү буенча барлык шартлар тудырыла.
- Теш протезлары кую буенча да заманча материаллар кулланабыз. Тешләрнең төрле катлаулылыктагыларын да дәвалыйбыз, - ди табиб.
Чынлап та, кайсы көнне генә барсаң да, теш дәвалау бүлегендә чиратларның бетеп торганы юк. Кемдер алдыра, кемдер дәвалата, кемдер куйдыру артыннан йөри. Һәрбер кешегә уңай якын килеп, тиешле хезмәт күрсәтү табибларның бурычы. Моны яхшы аңлый алар.
Бертуктамый эзләнүләр, тормыш тәҗрибәсе туплау эзсез калмый. Илгиз Галимовка бирелгән күп сандагы Мактау кәгазьләре, "Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсендәге мактаулы ветераны" медале шул хакта сөйли.
Илгиз Наиб улының тормыш иптәше Индия апаны да районда белмәгән кеше юктыр. Гомер буе күз табибы булып эшләгән әлеге ханымны һәркем зур хөрмәт белән искә ала. 1973 елны гаилә корган әлеге пар ике кыз тәрбияләп үстерә. Ләйсән дә, Лилия дә әти-әниләре юлыннан китә. Ләйсән Азнакайда акушер-гинеколог булып хезмәт куя. Лилия исә Казанда, шулай ук медицина өлкәсендә эшли. Әти-әниләрен биш онык белән сөендергән кызлар. Бәлки, алар да киләчәктә медицина юлыннан китәрләр әле.
- Безнең нәселдә медицина өлкәсен сайлаучылар бик күп. Әле санап торган идек, икетуганнарны да кертеп, 31 табиб бар икән, - ди Илгиз абый.
Киләчәктә бу саннарның тагын да артуын, халыкка медицина хезмәте күрсәтүдән туктамауларын телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев