Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Ак калфак» оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе узды

10 февраль көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә «Ак калфак» хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе үтте. Конференция эшчәнлегендә "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова, "Мәдәни җомга" гәҗите журналисты Сөембикә Кашапова, авыл җирлеге башлыклары, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнаштылар. Рәсми өлешкә күчкәнче,...

10 февраль көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә «Ак калфак» хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе үтте.
Конференция эшчәнлегендә "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова, "Мәдәни җомга" гәҗите журналисты Сөембикә Кашапова, авыл җирлеге башлыклары, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнаштылар.
Рәсми өлешкә күчкәнче, конференциядә катнашучыларга татар халкының милли гореф-гадәтен чагылдырган чыгышлар тәкъдим иттеләр. Шулай ук "Милли киемле курчак" исеме астында ясалган курчаклар күргәзмәсе дә килгән кунакларны шаккаттырды. Күп төрле милләт халкы итеп киендерелгән курчаклар - барысы да районыбыз осталарының кул эшләре, аларга сокланмый булмый.
«Ак калфак» хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе эшчәнлегендә 5 мәсьәлә каралды.
Оешманың Актаныш районы бүлекчәсенең 2015 елга хисабы һәм 2016 елга планнары буенча "Ак калфак"ның район буенча җитәкчесе Айгөл Галимянова чыгыш ясады.
2015 елның язында "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныш районы бүлекчәсе оеша. Ул оешма үз эченә түбәндәге комитетларны сыйдыра: «Милли тормыш һәм дин» комитеты - аның җитәкчесе Закирова Зөһрә Хабибрахман кызы; сәламәтлек саклау комитеты- аның җитәкчесе Хусаинова Анҗелика Эдуард кызы; мәдәният комитеты - аның җитәкчесе Мавлетова Энҗе Мулланур кызы; ветераннар комитеты - аның җитәкчесе Хафизова Лира Гулум кызы; мәгариф комитеты аның җитәкчесе Нурлыева Ләйсан Фоат кызы; мәктәпкәчә белем учрежденияләре белән эшләү комитеты - аның җитәкчесе Хасанова Наилә Назиф кызы; эшмәкәр хатын-кызлар комитеты- аның җитәкчесе Тухбатуллина Чулпан Илдус кызы; психологик ярдәм күрсәтү комитеты аның җитәкчесе Бариева Ландыш Фирдәвис кызы; яшьләр комитеты - аның җитәкчесе Хазиева Алмазия Илдус кызы; «Татар Гаиләсе» комитеты аның җитәкчесе Мөхәмәдиева Гөлфинә Баян кызы; милли кул эшләрен үстеру комитеты - аның җитәкчесе Галиева Әлфия Хәсән кызы; мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү комитеты - аның җитәкчесе Ахметова Светлана Мулләхмәт кызы . Шулай ук без районыбызның һәр җирлегендә "Ак калфак" оешмасының филиалларын булдырыла.
Ни өчен шул кадәр күп комитетлар оешты дигән сорауларга җавап - бөтен төр өлкәдә хезмәт итүче күркәм хатын-кызларыбызны туплап, җыеп төрле юнәлештә үзебезнең эшчәнлекне җәелдерергә тырышу.
Үзебезнең якташыбыз, мәгариф министры Энгель Навап улы Фаттахов, үзеннең чыгышларында ассызыклап әйтә: "Ничек кенә булмасын, мәктәп укытучылары - балаларны имтиханнарга түгел беренче чиратта тормышка әзерли. Шунлыктан тәрбия мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк". Безнең районда бу мәсьәсәләдә мәгариф бүлеге, мәктәпләр, балалар бакчалары, балаларга өстәмә белем бирү учреҗдениеләре тарафыннан планлы бик күп эш башкарыла.
Районыбызда яшь җәмгыять оешмасы булуга карамастан шушы кыска гына вакыт эчендә бик күп эшләр башкарылды. Районыбызда төрле конкурслар, бәйгеләр оештырылды. "Илемне саклаучыга - вәгъдә бүләгем - кулъяулыгым" - чигелгән кулъяулыклар конкурсы, "Сабантуй батырына - чиккән сөлгем - минем бүләгем" - чигелгән сөлгеләр конкурсы. Район күләмендә җиңүчеләрнең эшләре республика этабына җибәрелде. Хакимова Илиза апа җиңеп, Казанда 3 Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында үзенең шәхси күргәзмәсе белән катнашты. Язма иҗат, рәсем сәнгате буенча районда - "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын - кызның урыны" бәйгесе узды. Бүгенге көндә районда мәгариф бүлеге белән берлектә "Милли киемле курчак" конкурсы игълан ителде. Конкурста 125 кеше катнашып 187 курчак тәкъдим иттеләр. Шулай ук 8 март бәйрәмендә район мәдәният йортында үзебезнең район хатын-кызларыбызның кул эшләренә зур күргәзмә ясалды. Безнең район оста куллы хатын-кызларыбыз белән горурлана ала.
"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныш районы бүлекчәсенең һәр комитеты үзенең эшен план нигезендә алып бара.
Яшьләребез белән бер рәттән лаеклы ялга чыгучылар турында да онытырга ярамый. Кайберәүләр лаеклы ялга чыгып, кинәт яраткан эшеннән, коллективыннан аерылгач, югалып калалар, үзен җәмгыятебезгә кирәксез итеп тоя башлыйлар. Шушы вакытта аларны үткәрелгән чаралардан читтә калдырмаска иде. Актаныш авылында ветераннар Советы гел гөрләп тора, абый-апаларыбыз җыелып тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, җырлыйлар, шахмат уйныйлар, спортка да битараф түгелләр, Актаныш спорт комплексында шогыльләнәләр, бүгенге көндә бик популяр скандинавия хәрәкәтен өйрәнәләр. Аларның "Гәрәбә" клубының чыгышлары белән һәрберебез таныш, тормышы кызык һәм файдалы үтә. Ә авылларда мондый җанлы күренешләр сирәк, шулай да юк түгел.
"Ак калфак» хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең һәр кварталда җыелышлары булып тора, анда фикерләр уртаклашып, әшләгән эшләргә отчет куеп, планнарны раслау була. Һәр җирлеккә даими эшләреннән тыш бер район күләмендә күрсәтердәй чара үткәрүне планлаштырылган.
Ел дәвамында үзебезнең иҗтимагый оешманың оештыру эшләре белән беррәттән шактый гына чаралар уздырылды, эшне тагын да көчәйтү, күтәрү күз алдында тора.
Кидәшмәне дәвам итеп, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закированың милли тормыш һәм дин эшчәнлеге сораулары буенча доклады тыңланды.
Шулай ук «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең Теләкәй, Такталачык җирлекләрендәге филиаллар эшчәнлеге буенча Шәмсиева Дифинә, Гайсина Диләрия чыгышлары булды.
"Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова татар хатын-кызларының бүгенге көн проблемаларын атады, аларның чишелеш юлларын күрсәтте. Шулай ук "Тәрбия баскычлары" проекты белән таныштырды. Әлеге диск форматындагы бер сәгатьлек фильм безнең бала алдында ана карыныннан алып, кырык көнгә кадәр булган бурычларыбыз һәм тәрбия турында бара.
Конференцияне тәмамлап, Кадрия Идрисова аерым уңышларга ирешкән "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзаларын тәбрикләп китте. Шулай ук район башлыгы урынбасары Илфак Бариев районыбыз тормышында актив катнашкан хатын-кызларыбызга район башлыгы рәхмәт хатларын тапшырды.
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев