Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ак күгәрчен - бәхет кайтавазы

Замана хикмәтләре булган кәрәзле телефон, компьютер кебек әкәмәтләрне тәпи басу белән үз иткән бала-чага үзенең уңышлары белән уртаклашу өчен әле һаман счет төймәсендә исәп-хисап ясауны кулай күргән әби-бабасы янына ашыга. Күңел җылысы, ярату, кан аша да, җан аша да тартып торучы нәсел җебе берләштерә аларны. Шул араны якынайтып, бер-берсен хөрмәтләп...

Замана хикмәтләре булган кәрәзле телефон, компьютер кебек әкәмәтләрне тәпи басу белән үз иткән бала-чага үзенең уңышлары белән уртаклашу өчен әле һаман счет төймәсендә исәп-хисап ясауны кулай күргән әби-бабасы янына ашыга. Күңел җылысы, ярату, кан аша да, җан аша да тартып торучы нәсел җебе берләштерә аларны. Шул араны якынайтып, бер-берсен хөрмәтләп яшәүче гаиләләргә җәмгыятебездә дә игътибар арта - алар таяныч та, какшамас ышанычлы нигез дә.
Ак күгәрчен кулларда...
27 август көнне Казан Кремленә республика район-авылларыннан, шәһәрләреннән тормышта да, хезмәттә дә хөрмәтле парларны чакырып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итү мәҗлесе үткәрде. Анда Актаныштан Яңа Әлем авылында 36 ел пар канат булып гомер кичерүче Хәлил һәм Рима Хуҗиннар гаиләсе катнашты.
Кабул итүгә Рөстәм Нургалиевич үзе дә тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән килгән иде. Гаиләсе исеменнән дә, шәхсән үз исеменнән дә тәбрикләде.
-Дәүләтнең нигезе - ул гаилә! Бүген бирегә сезне хөрмәтләп чакырдык, сезнең һәркайсыгыз республика үсешенә үзенең лаеклы өлешен кертә. Сез - безнең көчебез. Татарстан икътисадта да, төзелеш өлкәсендә дә, мәгарифтә дә, спортта да Россиядә әйдәп баручыларның берсе. Уңышларга ирешүдә, киләчәкне формалаштыруда балалар безнең өметебез. Ә бала ул әти-әнисен кабатлый, - диде ул.
Татар халкында гаилә традицияләренә хөрмәт зур, кешенең ирешкән уңышы аның гаиләсе белән бәйләп кабул ителә. Оясында ни күрсә... ди ул. Шунлыктан халык белән очрашуларда Президентларыбызның янәшәсендә тормыш иптәшләрен күрү дә җылы кабул ителә. Һәр өлкәдә үрнәк алымнар кертүче Татарстанның гаилә традицияләрен зурлавы Россия күләмендәге карашны ни рәвешле үзгәртер?! Ә менә дөньякүләм аралашуда, эшлекле багланышларда бу кабул итү Европача яшәү рәвешенә, зыялыларның тантаналы кабул итү балларына тәңгәл килә. Ул яктан да Татарстан үз традицияләрен саклаучы һәм яклаучы. Шуңа да гаиләләр очрашуының Татарстан Республикасы көне алдыннан үткәрелүе табигый.
Тантаналы кабул итүдә булып кайтканнан соң, Хәлил Мансур улыннан да кичерешләре белән уртаклашуын сорадык.
-Бик матур, җылы очрашу. Беренче кабул итү Гаилә үзәгендә булды. Өстендә биектән шәһәрне карый торган мәйданчык. Казанны карап сокландык. Аннан Кремльдә Пушечный дворда, ресторанда Президент кабул итүендә булдык. Тантана бәйрәмгә килгән гаиләләр белән таныштыру, чыгышлар белән үрелеп барды. Җыр-биюләрне дә бәйрәмгә килүчеләр башкарды. Танышу, аралашу бик эчтәлекле булды. Табын артында Әгерҗедән Илсур һәм Фәйрүзә гаиләсе белән утырдык. Соңыннан күмәк фотога төштек, без - ирләр ак күгәрчен очырдык, бик күңелле булды. Районда бик күркәм гаиләләр бар, безне сайлаганнарына кыенсынып та, сөенеп тә бардык, хөрмәтләүне оештыручы республика җитәкчеләренә дә, район җитәкчеләренә дә бик рәхмәтлебез.
-Хәлил Мансурович, "Башак" хуҗалыгын озак еллар җитәкләүче тәҗрибәле рәис тә Сез, гаилә башлыгы - ышанычлы ир-ат, әти, дәү әти дә... Тормыш тәҗрибәгез белән дә уртаклашсагыз иде.
-Күп балалы гаилә без. Ике ул, бер кыз үстердек. Бала тәрбияләүнең ачысын-төчесен дә, тәмен дә беләбез. Өч баланы укыттык, югары белем бирдек. Һәркайсы гаиләле бүгенге көндә, икешәр балалары бар. Алты онык! Дәү әти, дип килеп кочаклыйлар, бәхетле мизгелләр! Баланың баласы балдан татлы, диләр, чыннан да шулай. Үзебез балалар үстергәндә иртә чыгып кителде, кич кайтылды. Балалар тәрбияләүнең бар авырлыгы әниләре җилкәсендә булды. Шуларны да искә алып, хәзер хөрмәт тә күрсәтәсең, оныклар тәрбияләүгә күбрәк игътибар итәсең. Менә монда хата җибәрмә, дип, балаларыңа киңәшләреңне бирәсең. Холыкларын дөрес формалаштырырга тырышасың. Сәламәтлегенә игътибар итәсең.
-Гаилә кыйммәтләренә дәүләтнең игътибары арта, тәрбия мәсьәләсе үзәккә куела...
-Районда да республика көнендә күркәм гаиләләр белән очрашу, хөрмәт күрсәтүгә гаилә башлыгы буларак та, җитәкче буларак та бик сөендем. Мондый чараны авыл җирлекләрендә дә үткәрергә кирәк дигән фикердә торам. 5-6 бала үстергән үрнәк, тырыш гаиләләр күп авылларда. Үзләре дә, балалары да эшчән. Мәсәлән, бездә Исламовлар гаиләсе шундыйлардан. Терлекчелектә дә әйдәп баралар, төрле чараларда да актив катнашалар. Кызганыч, гаиләләрендә тәртип булмаучылар да бар. Балаларына да күчә яшәү рәвешләре. Аларны бүтән кешеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк.
-Яшьләрнең эчүчелек белән шөгыльләнүләре, әхлаксыз яшәү рәвешләре гаиләләрне тарката. Нишләргә?
-Модага әйләнеп бара бу. Өйләнешәләр дә аерылышалар. Яшьләр бик җиңел уйлый бу очракта. Тормыш иптәшем Рима белән 36 елдан артык яшибез. Безнең дә төрле вакытлар булды. Хәзер дә була. Тормыш майлаган арба кебек кенә бармый. Шыгырдап та ала инде ул. Бер-береңне аңлап, бер-береңә юл куеп яшисең. Яшьләргә төптән уйлау җитеп бетми. Җавапчылык бар, балалар тәрбияләргә кирәк. Бала үскәч, ата-ананың үзенә авырга туры килә. Кечкенәдән тәрбияләсәң генә, яңадан үзгәртеп булмый. Авыл җирлегендә үзебез андый гаиләләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Андый проблема бар. Авылга болай да игътибар җитеп бетми. Авыл - җәмгыятьнең авыр урыны. Оптимальләштерү белән дә авылга игътибар кимеде. Кайбер урыннарда клубын да, мәктәбен дә, медпунктын да ябып куялар. Үзебездә дә - 500 хуҗалыклы авылда урта мәктәп бетте. Мәктәп беткәч - бала бетте, бала беткәч, авылның киләчәге бетте дигән сүз. Киләчәктә авылга караш үзгәрер дип уйлыйм.
Сабырлык, зирәклек гаиләне дә саклый, илне дә
30 август - республика көнендә район үзәгендә, "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге каршында, чәчкә бәйрәме дә, күркәм гаиләләрне тәбрикләү дә булды. Авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләрнең чәчкә һәм консерв-кайнатма күргәзмәлекләре белән танышкач, район хакимият башлыгы Фаил Камаев райондашларны республика көне белән котлады. ТР Дәүләт Киңәшчесе, якташыбыз Минтимер Шәймиевнең, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның моннан егерме еллар элек республиканың мөстәкыйльлеге өчен алып барган эшчәнлекләре дөрес сәясәт булган, диде ул. Егерме ел дәвамында республиканың тотрыклы үсеше Татарстанны дөньяга танытты, бүгенге заманча җитештерү үзәкләре, табигый азык-төлек чит ил товарлары белән көндәшлеккә сәләтле. Кешеләрнең дә ихтыяҗы арта. Яңалыкка, камиллеккә, байлыкка, муллыкка омтыла. Яңарак кына районга эш визиты белә килүче Фәрит Хәйрулла улы авыллардагы төзелешләр, яңарышлар белән танышып, Актанышта үз-үзен тәэмин итүче тырыш гаиләләр яши дигән фикерен әйтте.
Фаил Мисбах улы җирлекләрдән сайлап алынган, чарада катнашучы 25 үрнәк гаиләне тәбрикләп, рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды.
Мәсәдедән Илдус һәм Нурдидә Басыйровлар:
-Бик дулкынланабыз, зурлаганнары өчен рәхмәт.
Апачтан Фәнил һәм Мәзгүрә Муллаяновлар:
-50 ел бергә яшибез. Биш бала үстердек. Лаеклы ялга киткәнче "Игенче" колхозында эшләдек. Рәхмәт кадер-хөрмәткә.
Иске Кормаштан Ралиф һәм Хәния Сәлаховлар:
-Матур гаиләләр күп булсын, илләребез тыныч булсын. Байлыкта, муллыкта, куанып, рәхәт итеп тату яшәргә язсын. Әти-әниләр белән 39 ел бергә яшәдек. Алардан үрнәк алып шундый гаилә кордык. Балаларның өчесе дә гаиләле, алты оныгыбыз бар. Һәр гаилә дә бергә тату яшәүләренең серен сабырлыкта, бер-береңә юл куеп, киңәшләшеп яшәүдә, диде. Үзләренең балачаклары, яшьлекләре сугыш чорына туры килгән өлкәннәр, үзләре, гаиләләре белән таныштырып, сөенеп тә, горурланып та - балаларны укыттык, кеше иттек, еллар гына имин булсын, диделәр. Хезмәт урыннары, уңайлы торак, балаларга, оныкларга укыр, белем алыр, үзләрен күрсәтер өчен мөмкинлекләр булу - алар өчен олыгайган көннәренә ышанычлы инвестиция булып тора. Зирәк фикер, акыллы караш.
Ел башыннан эш башлана
Бәйрәм чаралары матур бизәлеш белән, үзенчәлекле ясалган чәчкә эшләнмәләр тирәлегендә барды. Мәдәният елы уңаеннан бәйгедә катнашучы һәр эшкә үзенчәлекле төсмер бирелгән. Кышка әзерләнгән җәй нигъмәтләрен сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Иң яхшылар җиңү шатлыгы кичерде, аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Тимергази Хәсәнов, Чуракай авыл җирлеге башлыгы, җиңүче:
-Бүгенге җиңү - зур хезмәт нәтиҗәсе. Мәдәният хезмәткәрләре, клуб, мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, авылдагы барлык кешеләр гыйнвар-февраль айларыннан ук үсентеләр утыртып эш башлыйлар. Җәй буе карап, тәрбияләп торалар. Җәмәгать үзәгендә урнашкан барлык оешмалар бинаның әйләнә-тирәсен чәчәклекләр белән бизәделәр. Аларның бердәм хезмәте җиңү китерде.
Җиңүчеләр
Актаныш үзәгендәге гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: I урын - Актанышның 2 нче мәктәбе, II урын - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, III урын - Актанышның 1 нче мәктәбе.
Авыл җирлекләрендәге урта белем бирү мәктәпләре арасында: I урын - Мари Суыксу, II урын - кадет интернат-мәктәбе, III урын - Тат. Суыксу.
Авыл җирлекләрендәге төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: I урын - Такталачык коррекцион мәктәп-интернат, II урын - Чуракай, III урын - Аккүз.
Актаныш үзәгендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында: I урын - "Кояшкай", II урын - "Алтынчәч", III урын - "Каенкай" балалар бакчасы.
Авыл җирлекләрендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында: I урын - Усы, II урын - Яңа Әлем, III урын - Тат. Суыксу.
Мәдәният йортлары арасында: I урын - Чуракай, II урын - Усы, III урын - Зөбәер.
Фельдшер-акушерлык пунктлары арасында: I урын - Усы, II урын - Яңа Кормаш, III урын - Зөбәер.
Мәчетләр арасында: I урын - Колын, II урын - Пучы, III урын - Актаныш.
Район үзәге оешмалары арасында: I урын - үзәк хастаханә, II урын - саклык банкы, III урын - МНКТ.
Күпфатирлы йортлар арасында: I урын - Алия Әмирова, Фәридә Мостафина( Ленин проспекты, 4 йорт), II урын - Дамира Исламова( Ленин проспекты, 16 йорт), III урын - Нәвәс Зәйнуллин( Тынычлык проспекты, 21 йорт).
Шәхси йортлар. Район үзәге: I урын - Рәсимә һәм Сабирҗан Саматовлар, II урын - Люция ханым, Альбина ханым, III урын - Резеда һәм Илдар Фәрдиевлар, Дания Мухеева; авыл җирлекләре: I урын - Диләрә Фәтхиева(Мәсәде), II урын - Илүзә Шәйгәрданова( Иске Сәфәр), Зөхрә Ахмадуллина(Куян), III урын - Гөлзирә Арсланова(Айман), Фиразия Нәҗметдинова(Апач), Ландыш Закирова( Иске Сәфәр).
Кызыксындыру бүләкләре: Дилбәр Мөхәмәтшина( Ирмәш), Нәҗибә Башарова(Куян), Нәфис Фаррахов(Меңнәр).
Гран-прига лаек булучы Айсылу Салахова( Чуракай).
Иң төзек авыл җирлеге - Чуракай җирлеге.
Оешма-предприятиеләр арасында җиңүчеләр: I урын - Игелек үзәге, II урын - технологик техникум, III урын - үзәк хастаханә.
Авыл җирлекләре арасында: I урын - Иске Кормаш, II урын - Иске Байсар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев