Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ак халатлылар - һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Сез тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, сабыйларның дөньяга аваз салуы, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр - безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.

Сәламәтлек—кешенең иң зур байлыгы. Игелекле булуыгыз, үз хезмәтегезне яхшы белүегез белән сез кешеләрне тулы тормышка кайтарасыз. Аларга күрсәткән күңел җылыгыз, игътибарыгыз тирән ихтирамга лаек.

Соңгы берничә айда дөньяны яулап алган коронавирус пандемиясе чорында да сез үзегезнең сәламәтлекне һәм вакытыгызны аямыйча кешеләрнең сәламәтлеге өчен көрәшәсез. Әлеге афәтнең ныклап таралуына юл куймау өчен көчегезне кызганмыйсыз. Сезгә барлык район халкы исеменнән чиксез рәхмәтемне белдерәм.

 

Сезне кабат бәйрәмегез белән тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Хезмәт юлыгызда шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын. Илдәге катлаулы вазгыятҗ бетеп, тыныч тормышта. Халыкның көндәлек сәлаәмтлеген кайгыртып яшәргә язсын.

 

Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев