Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Акча бирмәсәң, яндырып үтерәм..."

Бер хатын-кыз Интернет челтәрендә эчкече ир белән яшәгәнлеге турында коточкыч язма бастырган. Бу язманы ул "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано ..." төркемендә язып калдырган.

"Хәзер инде 6 елдан артык ялгызым яшим. Шундый рәхәт. Көн дә диярлек балаларым кунакка килеп тора.

Ә моңа кадәр ирем белән 20 ел яшәдем. Бәхетле тормыш булмады ул. Беренче елларда яхшы гына яшәсәк, аннары ирем күрмәгәннәрне күрсәтте. Себер якларында вахта ысулы белән эшли башлады. Эштән кайткач, ике атна дәвамында эчеп ятты. Эчкәч, миңа кул кәтәрде, икенче көнне тезләнеп гафу үтенде. Ә мин, ике балама әти кирәк дип, түзеп яшәдем.

Әмма бу хәл елдан-ел начарая барды. Иремне эчкечелеге аркасында эштән куып чыгардылар. Башкача эшкә кермәде, миннән акча сорап, өйдә эчеп ятты. Бер заман иртәнчәк, баш төзәтергә акча бирмәгәч, каты тукмады. Арытаба гараждан бензин алып кереп коендырды да: "Акча бирмәсәң, яндырып үтерәм!" дип кычкырды. Мин дә ярдәм сорап кычкыра башладым.

Тавышны ишетеп, улым өйгә йөгереп керде дә коткарып калды. Шул көнне әйберләремне җыеп, балаларымны алып, чыгып киттем. Бүген Уфада яшим, бәләкәй генә фатирым бар. Балаларымның үз гаиләләре. Ниһаять, бәхетнең нәрсә икәнен соң булса да аңлый алдым", дип язган ул.

Реклама

Чыганак: "Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев