Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Акчада Казан күренешләре урын алырмы?

Казан (Идел буе) федераль университеты башкаланың Твоя-Россия.рф сайтына кергән өченче символы булды. Шулай итеп, Казан күренекле өч объекты 5 мең тавыш җыя алган беренче шәһәр булды. Моңа кадәр, 1 июльдә Казан Кремле, ә 8 июльдә Кол Шәриф мәчете картада пәйда булган иде. Исегезгә төшерәбез, 2017 елда чыга башлаячак 200 һәм...

Казан (Идел буе) федераль университеты башкаланың Твоя-Россия.рф сайтына кергән өченче символы булды.
Шулай итеп, Казан күренекле өч объекты 5 мең тавыш җыя алган беренче шәһәр булды. Моңа кадәр, 1 июльдә Казан Кремле, ә 8 июльдә Кол Шәриф мәчете картада пәйда булган иде.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда әлегә нәрсә төшереләчәге билгеле түгел. Россия Үзәк банкы шул уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Акчада Казан күренешләре урын алырмы? Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Моның өчен Твоя-Россия.рф сайтына кереп тавыш бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев