Акчамы, бушлай дарумы?
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган, әмма аннан баш тартып, моңарчы акчалата компенсацияне сайлаган кешеләр, 1 октябрьгә кадәр пенсия фондына гариза язып, федераль ташламаны кире кайтара алалар.
Шушы вакытка кадәр өлгереп калганда, алар бу мөмкинлектән 2021 елның 1 гыйнварыннан ук файдаланачак. Ә соңарган очракта, 2022 елны көтәргә туры килә. Бу мөмкинлек, бигрәк тә, инвалидларга, сугыш һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, әгәр исән түгел икән – якыннарына, каты авыруга дучар булучыларга кагыла.
Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
– Көннең актуаль мәсьәләсе, чөнки 1 октябрьгә кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга икенең берсе билгеләнергә тиеш. Социаль хезмәтләр җыелмасымы, әллә акчалата компенсацияме? Районда 2227 инвалид исәптә тора, 322се – беренче төркемдә, 796сы – икенче, 1159ы – өченче төркемдә. 84е – балалар, шуның 6сы – коляскада гына утырып тора.
Шушы көнгә 2227 кешенең 1005е, ягъни яртысыннан азы гына социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана. Инвалидлыгы булган гражданнарның 64.4 проценты шушы ташламадан баш тарткан, дигән сүз. Авыр, хроник чирле райондашларга аны куллану отышлы. 1005 кеше бер көн дә дарусыз яши алмавын, кыйммәт препаратлар алырга пенсияләре җитмәвен яхшы аңлый. Кирәк икәнен белеп куллана. Кызганыч, акчага кызыгып, социаль пакеттан баш тартучылар да бар. Аларга шифаханәгә, тернәкләндерү үзәгенә түләүсез бару, кыйбат даруларны бушка алу мөмкинлеге калмый. Чирләре көчәеп киткәндә күп чыгымнар чыгарырга туры килә. Бигрәк тә, сәламәтлеге чикләнгән гражданнар, төптән үлчәп, тирәнтен уйлансын иде.
Былтыр, һәрбер гомумгамәли табибының эшчәнлегенә анализ ясаганда, исәптә торган күпме авыруның ташламадан куллануына игътибар иттек. ВОП табиблары диагноз куйганда, дәвалау билгеләгәндә нәрсәнең отышлы икәнен яхшылап аңлатырга тиешләр.
Булат Басыйров, район пенсия фонды җитәкчесе:
– Мондый сөйләшүләр ел саен кузгатыла, чөнки халыкка даими аңлатып тору мөһим. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану вакытының 1 октябрьдә чыгуын искә төшерәбез. 1 октябрьдән соң 2021 елга хокукны үзгәртү мөмкин түгел, гаризалар 2022 ел өчен кабул ителә башлый.
Дарулатамы, әллә акчалатамы алырга теләвегезне сентябрь ахырына кадәр хәл итәргә тиешләр. Әгәр дә элеккечә дәвам итүен теләсәгез, пенсия фондына килеп йөрисе юк. Ташламалы даруга күчәргә уйласагыз, безгә килеп гариза язарга кирәк. Соңгы биш еллык күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: ташламалы дарудан баш тартучылар 2015 елда 76 процент иде, 2017 елда – 68, 2020 елда – 64 процент. Акчага кызыгып, бушлай дарудан баш тарту очраклары елдан-ел кими бара.
Нәрсә ул акча? Акчалата алганда, айлык компенсация 888 сум тирәсе тәшкил итә. Кеше: “Бу акча ай саен килеп бара бит”, – дип алдана да инде. Ә дару сатып ала башласа, бу акчалар икеләтә-өчләтә чыгып китә, сизми дә кала.
Нәрсә ул ташламалы дару? Ташламалы даруны, әгәр ул федераль исемлектә бар икән, никадәр кыйммәт торса да, түләмичә генә аласың. Шифаханәгә, тернәкләндерү үзәгенә бушлай барасың.
Менә шушы ташламадан баш тартып ялгышучыларның үкенгән чаклары бик күп. Ел саен безнең идарәгә 5-6 кеше өзгәләнеп мөрәҗәгать итә, социаль пакетка күчәр идек, диләр. Әмма, күргәнегезчә, гаризаларны бер ел алдан язарга кирәк.
Әйткәнемчә, 1 октябрьдән соң сайлау мөмкинлеге 2022 ел өчен бирелә. Бер-ике айдан яки киләсе елда хроник чир көчәеп китәргә, яки башка авыруы килеп чыгарга һәм бик кыйммәтле дарулар кирәк булырга мөмкин. Ләкин алар 2021 елда социаль ташламадан файдалана алмаячак, чөнки аннан баш тартып язган гаризасы федераль исемлектә тора. Шуңа күрә баш тартканчы яхшылап уйлагыз, белгечләр белән киңәшләшегез. Акча керә дә, чыгып та китә ул.
Рина Әмирханова, 73 нче санлы район үзәк даруханәсе җитәкчесе:
– Дарулар белән ташламалы тәэмин итү программасы федераль законда расланган. 1999 елда кабул ителгән канун әле дә гамәлдә. Инвалидлар, инвалид-балалар, сугыш инвалидлары, эштә авыруга дучар булган хәрби хезмәткәрләр, орден-билгеләр белән бүләкләнгән кешеләр – җәмгысе 9 төркем шушы социаль программадан файдаланырга хокуклы.
Безнең районда ташламада калган кешеләрнең һәрберсенә 900 сум акча даруга бүлеп куелган. Район буенча аена барысы 721 мең сум тәшкил итә. Федераль ташламаларны кулланучыларга каралган. Иминият принцибына нигезләнгән программа санала, анда калган кеше бер-берсенә ярдәм итә. Кемдер кыйбатлы дару алса, икенчесенә арзанрагы да җитә. Хастаханәдә аларның диагнозына нигезләнеп, ярты еллык итеп заявка биреп бара. 73 нче даруханәгә атнага ике тапкыр дару килә. Бирелгән заявкаларның үтәлеше 99 процент тәшкил итә. 1 проценты ниндидер тоткарлык аркасында кайтмый калган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы болар буенча даими күзәтеп, сәбәбен ачыклап тора. Һәр айда уртача 730 мең сумлык дарулар, рецептлар нигезендә, льготникларга таратыла. Бер рецептка уртача 743 сумлык дару җибәрелә. Иң кыйммәтле чирләрне барласак, шикәр диабетыннан аена 1,5-9 мең сумлык дару кирәк. Шушы программада торучы шикәр авырулы бер кеше аена шул кадәр суммадагы даруны бушка ала, дигән сүз. Тын һәм сулыш юллары чирләреннән 2,5-3 мең сум, психик авыру – 2 мең тирәсе, югары кан басымы һәм йөрәк чирлеләр өчен 500-5000 сумлык препарат түләүсез бирелә.
Авыр чир барлыкка килгәндә, мәсәлән, онкология, шикәр диабеты, бронхиаль астма, психик, кан басымы, программада калган инвалидларның кыйбатлы дару алу мөмкинлеге була. Ә кемнәр акчага күчкән, алар, әгәр чирләре кинәт килеп чыкса, кыйбатлы даруга мохтаҗ булсалар да, программа керергә теләп гариза язсалар да, бер ел үтмичә, бу хокуктан файдалана алмыйлар.
Актанышта мондый очраклар күбрәк шикәр чире һәм онкология авырулары арасында күзәтелде. Айлык 800 сумлык акчалата компенсация килеп торды, ләкин алар ай саен 2 мең 500 сумлык, кайбер чакта 13 мең сумлык даруны ай саен сатып алырга мәҗбүр булды. Шул чакта гына үзләренең ничек
хаталануын аңладылар. Икенче елга бу кешеләр программага кайттылар.
Һәр кешегә сайлау мөмкинлеге бирелә, әгәр җиңелчә генә авырый икән, аңа ул хәтле кыйбатлы дару кирәкмәсә, әлбәттә, акчалата компенсацияне сайлый ала. Ләкин кинәт барлыкка килгән, яки көчәеп киткән чирләр бу кешене мөмкинлексез калдыра. Ул чир тагын да авыррак формага әйләнә.
Күбрәк өлкән яшьтәгеләр, нәселләрендә шикәр чирле, онкологияле кешеләр бар икән, бу программадан чыкмасыннар иде. Иминият принцибы авыр чагында үзең булдыра алмаган суммага даруны түләүсез кулланырга һәрчак мөмкинлек бирә.
Федераль программа дип исәпләнә ул, дарулар да Мәскәү аша кайта. Яңа сырхаулар барлыкка килгәндә, хастаханә өстәмә программа буенча да кайтарту ягын карый. Без районның сәламәтлек саклау оешмасы белән һәрчак тыгыз элемтәдә эшлибез.
Светлана Корбанова, район үзәк хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт мәсьәләләр буенча урынбасары:
– Ел саен кабатлана торган зур гына проблема. Авыруга дучар булучылар кимеми, көннән-көн арта, төгәл
диагнозлар төгәл куела. Инвалидлык билгеләнгәч дару – федераль исемлектән, ә аңа кадәр региональ исемлектән билгеләнә. Ташламалы мөмкинлекләр белән тәэмин итү арта. 2020 елда 8 млн 624 меңлек даруга заказ биргәнбез. Икенче яртыеллыкта – 3 млн 991 мең сумлык.
Заявка бирелгән даруларның кайберсе көнендә булмаса да, кайтып тора. Вакыты белән тоткарлык ясалганда да хәлдән чыгарга тырышабыз. Июнь аенда 2021 елның беренче яртыеллыгы өчен заявка бирелде. 5 млн 18 мең сумлык. Бөер авыруларына дәвалау препаратлары үзебезнең районга кайтачак. Элек
Югары Яркәйнең диагностика үзәге аша тәэмин ителә иде.
Бер авыруыбыз бар, аның еллык ихтыяҗы – 681 мең сумлык. 5 хастага – 550шәр мең, 13 кешегә 577 мең сумлык дарулар язабыз. Чир көнен-сәгатен әйтеп килми, диагноз куелуга яшәү өчен мөһим даруларга рецепт бирелә. Кайчандыр инвалидлык төркеме алган, хәзер инде ташламаны кире каккан кешеләр җиңелчә уйлый. Яши-яши каты авыруы килеп чыкса, кыен хәлгә тарый, чөнки ул ташламадан баш тартучыларның федераль исемлегендә тора. Мондый мисаллар күп.
Хасталанып, тикшерү үтәргә кушылган кешеләр дә 1 октябрьгә тикле ике юлның берсен сайларга өлгерсен иде: без ташламалы дарулардан файдаланырга киңәш итәбез. Зинһар өчен, участок табиблары белән сөйләшегез. Яңа гына инвалидлык төркеменә чыгучылар бар. Бүген хәлең бер төрле, икенче көнгә – бөтенләй башкача.
Инвалидлык юкка гына бирелми. Аңа вакытында даруын эчереп, дәвалап, терелтеп-тернәкләндереп, аякка
бастырып, үз-үзен хәрәкәтләндерерлек дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Ташламадан файдаланучыларның өчтән бер өлешен сугыш хәрәкәтләре ветераннары тәшкил итә. Әйтик, әфганчы диспансерлаштыру уза. Инвалидлык төркеме бирми торган хроник чирләре табыла. Аңа без даруны бушлай яза алыр идек. Бу кеше өлкәнәя, чирләре арта, ә ташламадан баш тартса, нәрсә килеп чыга?
Сугыш хәрәкәтләре ветеранының тол хатыны, балалары да бу ташламадан файдалану хокукына ия. Ире сугышта катнашкан, тол калган өлкән яшьтәге әбиләр дә шундый мөмкинлек барын белеп бетермәскә мөмкин. Һәркем төптән уйласын иде.
Фәйрүзә Разетдинова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе:
– Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, ярдәм сорап, безгә бик еш мөрәҗәгать итә. “Пенсиябез аз, даруга акчабыз җитми”, – дип зарланалар. Алар белән аерым да, түгәрәк өстәл артында җыелып та сөйләшәбез, консультация биреп аңлатабыз. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга кирәклегенә басым ясыйбыз.
1 октябрьгә кадәр әле вакыт бар.
Соцпакетта дару өчен каралган акчага дару алсагыз иде. Ташламалары күп.
Ел саен декабрь башында игелек марафоны уздырыла. Инвалидлар декадасында җыелган матди ярдәм инвалидларның сәламәтлеген кайгыртуга тотыла. Тупланган сумма район инвалидлар оешмасында исәптә тора. Ел дәвамында мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең сәламәтлекләрен яхшырту өчен файдаланабыз. Ике ай саен утырыш үткәрелә. Инвалид кыйбатлы дару аламы, катлаулы операциягә барамы, безгә гариза нигезендә мөрәҗәгать итә. 12 кеше составындагы утырышта шул гаризалар карала. Мөмкинлеге чикләнгән кешегә кагылышлы 8 төрле документ китертәбез, анда күпме пенсия алуы да, соцпакетта каралган акчаны даруга куллануы да исәпкә алына.
Мунча сала идек, акча җитми, дип матди ярдәм сорап киләләр. Марафонда тупланган акча бары тик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә сәламәтлеген яхшырту максатында гына кулланыла.
Юл һәлакәтенә дучар булып, авылдан бер кызыбыз чит илгә операциягә барды, аңа 300 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелде. Актаныштан тагын бер кызыбыз операциягә барды, аңа 200 мең сум күләмендә булышлык күрсәтелде. Теләкәйдә юл һәлакәтенә очраган балага 20 мең сум тапшырылды. Марафонда җыелган акча шундый катлаулы очраклар өчен билгеләнә. Ә социаль хезмәтләр җыелмасыннан хокукы булган һәркем куллана ала. Иң мөһиме: яшәү өчен кирәкле дарулар ай саен түләүсез кайтып тора. Ташламалар каралган икән, алардан файдаланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев