Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш авыл Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

16 октябрь көнне Актаныш авыл җирлеге Советының 3 нче чакырылыш 2 нче утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә Актаныш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы 1 мәсьәлә куелган иде. Бүгенге көннән Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе, Актаныш авылы белән 18 елдан артык идарә иткән М. М. Амирханов башкарма комитет җитәкчесе...

16 октябрь көнне Актаныш авыл җирлеге Советының 3 нче чакырылыш 2 нче утырышы узды.
Утырышның көн тәртибенә Актаныш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы 1 мәсьәлә куелган иде.
Бүгенге көннән Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе, Актаныш авылы белән 18 елдан артык идарә иткән М. М. Амирханов башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкарудан, лаеклы ялга китү сәбәпле, туктый.
Актаныш авыл җирлеге Уставы нигезендә, авыл Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кеше, авыл җирлеге Советы карары белән, конкурс комиссиясе тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән кандидатлар арсыннан билгеләнә.
Әлеге вазыйфага кандидатлар икәү иде: Тимеров Альберт Индариф улы, Исламова Зәһинә Гафурҗан кызы.
Кандидатларның чыгышларыннан соң депутатлар тавыш бирүгә күчте. Нәтиҗәләр буенча, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп, Тимеров Альберт Индариф улын билгеләргә дигән карар проекты тәкъдим ителде. Ул бертавыштан кабул ителде.
Шулай итеп, Актаныш авыл Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Тимеров Альберт Индариф улы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев