Актаныш

Актаныш чәкчәге нинди була?

Җәй-көз - туйлар вакыты. Безнең редакциядә ул бигрәк тә сизелә, чөнки эш бүлмәбезнең тәрәзәләре «Казан» гаилә үзәгенә карап тора. Атна азагы җитте исә үзәккә матур итеп бизәлгән дистәләгән туй машинасы агыла. Ак күлмәк кигән яшь кәләшләргә карап сокланабыз. …Татар туена күп җирдә чәкчәк пешерәләр. Әлеге затлы ризык яшьләрнең гаилә тормышын...

Җәй-көз - туйлар вакыты. Безнең редакциядә ул бигрәк тә сизелә, чөнки эш бүлмәбезнең тәрәзәләре «Казан» гаилә үзәгенә карап тора. Атна азагы җитте исә үзәккә матур итеп бизәлгән дистәләгән туй машинасы агыла. Ак күлмәк кигән яшь кәләшләргә карап сокланабыз.
…Татар туена күп җирдә чәкчәк пешерәләр. Әлеге затлы ризык яшьләрнең гаилә тормышын бал¬лы татлы итсен, диеп, әлбәттә. Аны төрле якта төрлечә әзерлиләр. Кайдадыр ул вак кына, кайдадыр түгәрәк. Ә менә Актаныш, Азна¬кай, Сарман якларында аны зур итеп эшлиләр. Мондый чәкчәк авызда эреп китә. Шуның өчен без бу юлы Актанышка барырга булдык. «Иң тәмле чәкчәкне анда пешерәләр», - диделәр безгә.
«КҮРДЕМ ДӘ АЛЫП КАЙТТЫМ»
Актанышта чәкчәкне күпләр пешерә, үзе өчен. Ә менә мәҗлес, кунак җыясы, яисә күчтәнәчкә алып барасы булса, аерым кешегә әйтәләр икән. Сер түгел, һәр нәр¬сәнең үз остасы бар. Усы авылында яшәүче Наилә Гарипова - шун¬дыйлардан. Чәкчәк пешертер өчен хәтта күрше районнардан да аңа киләләр икән.
Наилә апа безне бик җылы кар¬шы алды: тавыгын суйган, токмач басып ашын пешергән. Ә йорттагы чисталык, зәвык - сокланып карап тордым.
- Йортыгыз яңа, заманча. Кайда эшлисез? - дидем сөйкемле хуҗа¬бикәгә.
- Өйдә генә. Ирем фермада, терлекче.
- Мондый йортны ничек салып чыктыгыз? Берәр дәүләт програм¬масына кергән идегезме?
- Юк, үзебез салдык, кредитлар¬га бата-чума, дигәндәй. Күп итеп мал асрыйбыз. Мин элек Мәдәният йортында эшләдем. Аз гына ак¬чага көн төн шунда ятарга кирәк. Йорттагы эшләргә вакыт калмый башлагач, эштән киттем.
Гариповлар өч ул үстерә. Олы малайлары Фәдис үз гаиләсен корган инде. Уртанчылары Рәдис Ала¬буга мәдәният һәм сән¬гать көллиятендә белем ала. Кечесе Вәдис - мәк¬тәптә, дүртенче сыйныфны тәмамлаган.
Без аш өстәленә утыргач, гаилә башлыгы Фазылҗан абый да кай¬тып җитте. Берничә йорт аркылы гына яшәүче әнисе - Кәшифә апаны алырга киткән булган.
- «Казаннан кунаклар килә», - дигәч кенә безгә килергә риза¬лашты, - дип көлде Фазылҗан абый. Җор телле, шат күңелле улына җа¬вап итеп Кәшифә апа:
- Аякларым бетте, йөрергә кыен. Шуңа өйдән чыгарга бик тырыш¬мыйм, - дип куйды.
Кәшифә апага 90 тулган. Мәрхүм тормыш иптәше белән дүрт бала үстергән. Фазылҗан абый төпчеге икән.
- Башка балаларым авылда кал¬мады. Әле ярый төпчеге янымда гына яши. Көнгә ике дә, өч тә керәләр, - ди Кәшифә апа.
Ир белән хатынның танышу та¬рихлары турында сорашам:
- Дустым: «Уразай авылында чибәр, бик тырыш кыз бар. Та¬ныштырыйммы?» - дигән иде, ике дә уйламыйча шунда кит¬тем, - дип сөйли башлады Фа¬зылҗан абый. -Яшь бар, 33 тулган иде. Бер яхшы кыз очраса, өйләнәм дип йөргән чагым. Наилә ул вакыт¬та колхоз ашханәсендә эшли. Башта ашханәгә кереп күзәтеп чыктым. Бик сөйкемле, җыйнак гәүдәле, аңа гашыйк булмыйча мөмкин түгел иде. Шуннан дустым безне таныштырды. Без очрашып озак йөрмәдек, бер ай дигәндә өйләнеш¬тек. Мин гади, туры кеше, Наиләгә: «Әйдә, вакытны бушка уздырып йөрмик, өйләнешик!» - дидем. Ул ризалашты.
Сүзгә Наилә апа да кушылды:
- Кияүгә чыкканда миңа 23 яшь иде. Без гаиләдә 11 бала. Акыллы, тырыш егет булса, кияүгә чыгар идем, дип уйладым. Бер йортта әллә ничә кеше җыелышып ятып булмый бит инде. Үз ояңны корасы килә. Шуңа күрә Фазылҗан тәкъди¬мен кире какмадым.
- Ә ярату? - дим.
- Ярату булган инде ул, - ди Фа¬зылҗан абый тыйнак кына. - Шун¬дый кызны яратмый мөмкин тү¬гел. Ун яшькә олы булгач, Наилә¬нең әти әнисе каршы килмәсме, дип, башта борчылган да идем. Шикләрем юкка булган. Мин хә¬зер дә хатыныма сокланам. Сабыр да ул, чибәр дә. Өч ул бүләк итте. Тагын ни кирәк?!
Кәшифә апа улы сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлап утырды. Аннан, нәтиҗә чыгаргандай:
- Мин дә өйлән дип гел әйтә кил¬дем. Ир кешегә гаиләсез калырга ярамый, - диде.
«ТУҢДЫРЫЛГАН ЙОМЫРКА КИРӘК»
Кәшифә апа Гарипова кайчан¬дыр үзе дә чәкчәк пешерү остасы булган. Кунак килсә дә, балалар со¬раса да - хәстәрли идем, ди. Дөрес, ул чагында алар бу татлы ризыкны туң майда пешергәннәр.
- Актанышта чәкчәк ясый бел¬ми торган хатын-кыз юк иде, - дип сөйләде Кәшифә апа. - Хәзер аны озынча итеп кисәләр, безнең чәкчәк түгәрәк формада була иде. Наилә аны икенче төрле пешерә.
«Икенче төрле» дигәне, Наилә апа элеккегеләрдән аермалы бу¬ларак, чәкчәккә дигән йомырка¬ларны башта суыткыч камерасына куеп туңдыра икән. Болай иткәндә камыр әйбәтрәк килеп чыга, май¬га пешерергә салгач, күбек кебек кабара, ди.
Без Кәшифә апа белән сөйләшкән арада Наилә апа чәкчәк өчен кирәк булган ризыкларны өстәлгә тезде.
- Йомырканы суыткыч камера¬сыннан кичтән алып калдырдым, - диде хуҗабикә. - Төн чыкканчы эри ул. Шуны миксер белән яхшы¬лап берничә минут болгатам да он кушам.
Наилә апа, тизрәк булсын өчен, чәкчәкне ун йомыркадан эшлим, диде. Гадәттә, 20-30дан ясый. Өчәр килолы чәкчәккә заказ бирәләр икән. Ә гаилә өчен әзерләгәндә уннан да җитә, өч зур савыт чәкчәк чыга.
- Йомыркага чәй содасы, шикәр комы да салмыйсызмы? - дип со¬рыйм Наилә ападан, кызыксынып.
- Юк, бернәрсә дә кирәк түгел. - Камыр уңсын өчен, иң мөһиме - йомырканы әйбәтләп болгату. Ул үзеннән-үзе кабара. Кайбер вакытта камырга бер ике кашык сыек май да кушам. Кәефкә карап, төрлечә. Майның әллә ни файдасын да, зыянын да күрмим үзе.
Шуннан Наилә апа йомшак кына камыр басты. Йомырка һәм он гына салып, башка берни дә өстәмичә. Камырны бүлеп алып, озын «бар¬маклар» тәгәрәтте. Һәм шуларны, ике башын очлы итеп калдырып, 7-8 см озынлыгында кисеп чыкты.
- Мин чәкчәкнең очларын озынча итәм, чөнки аларны бер берсе эченә тыгып өеп менәм, - диде Наилә апа.
Бу урында Гариповларның уртан¬чы улы Рәдис ясаган видеоролик ту¬рында язасым килә. Алабуга мәдә¬ният һәм сәнгать көллияте студен¬ты, әнисенең чәкчәк пешергәнен видеога төшереп, интернетка куй¬ган. Һәм һәр эш алымының астына аңлатма язган. Мисал өчен: куна тактасында яткан киселгән төшләр¬гә: «Безне нәрсә көтә?», төшләрне кайнап чыккан майга салгач: «Әй, коткарыгыз, монда пешәм!», аннан: «Нишләттегез, ни өчен мин болай кабардым?» кебек шаян юллар бар. Бу, чынлап та, дөреслеккә туры килә. Кечкенә төшләр, майга салгач, акрын акрын кабара, аннан кызара башлый. Өч биш минут дигәндә, чәкчәк төшләре әзер була.
- Төшләрне кайнап торган майга салырга ярамый, шартлап ярыла¬лар, - дип, киңәшләрен бирә барды Наилә апа. - Сыек майны, кайнап чыккач, азрак суытып алырга кирәк. Ләкин чәкчәкне күпләп әзерлә¬гәндә, майны һаман саен суытып торырга җай булмый. Шуңа күрә мин майга бер ике кашык салкын су салам.
- Май чәчрәмиме? - дим.
- Юк, чәчрәми. Әйбәт кенә була.
Наилә апа төшләрне табагы белән сөзгечкә салды. Пешкән төшләр сөзгечтә калды, ә кай¬нар май кәстрүлгә агып төште. Ул майны янә табакка салып, газга куйды. Һәм 1-2 аш кашыгы су салды. Янәдән төшләрне салды. Шул рәвешле барлык төшләрне пе¬шереп бетергәнче, кырык минутлап вакыт узды.
- Утыз йомыркадан пешерәм дисез, бик күп вакытны ала икән бит, - дим Наилә апага.
- Әйе, кайвакыт төне буе йокламыйм. Гадәттә, кемне дә бул¬са ярдәмгә чакырам: иремне яки улларымны. Алар төшләрне бутап тора, мин камыр әвәлим, кисәм. Бергә эшләгәндә тизрәк ул. Ә төшләрне бал белән кушу, аннан матурлап тезү, бизәү - анысы ми¬нем өстә генә.
«ЧИТ ИЛЛӘРГӘ ДӘ АЛЫП КИТӘЛӘР»
Эшнең иң күңелле урынына җиттек: төшләрне «балландыру». 10 йомыркадан ясаган чәкчәк өчен 500 граммлы банка белән бал һәм шуның кадәр үк шикәр комы кирәк.
- Тәмле балдан күп нәрсә тора, - диде Наилә апа. - Чәкчәк төшләре бер-берсенә ябыша да, тәме дә татлы була. Шуның өчен яхшы бал алырга тырышам.
- Балны кайдан аласыз?
- Авылдашлардан, танышлардан. Еш пешергәч, бездә бал тиз бетә.
- Күпмедән саталар?
- Гел ала торган клиент буларак миңа ташлама ясыйлар, өч литр¬лы банканы 1000 сумга бирәләр. Быел бал начар диләр, ничек булыр, белмим.
Наилә апа бал белән шикәр ко¬мын бергә кушып, яхшылап бол¬гатты да сүрән утка куйды. Кайнап чыкканнан соң 5-7 минут утта то¬тарга кирәк. Бал белән шикәр комы бергә кушылып, куе бер масса хасил итәргә тиеш.
- Гадәттә, тикшереп карыйм: әзер массаны кашык белән алам да бер ике тамчы салкын суга та¬мызам. Бал белән шикәр комы кат¬нашмасы, суда таралып китмичә, тамчыланып тора икән, димәк, ул әзер, катнашманы төшләр өстенә салырга була, дигән сүз.
Наилә апа төшләр белән баллы катнашманы бергә кушты. Чәкчәк әзерләүдә безнең өчен иң ошаганы шушы эш булды. Төшләр ялтырап, гәрәбәдәй балкып киттеләр. Әйтер¬сең лә аларга җан керде: бер-бер¬сенә ябышып «йөри башладылар».
- Төшләр балланды, эш бетте, - диде Наилә апа да. - Чәкчәк булсын өчен, аларны бергә өясе генә калды. Мин, гадәттә, заказ белән эшлә¬гәндә, моның кадәр төштән бер оя ясыйм. Бу юлы, әйдә, өчкә бүлик…
Хуҗабикә төшләрне тезеп чык¬ты: берсен болай гына, ничек туры килде, шулай өйде. Икенчесен пира¬мидага охшатып ясады. Фантазияне эшкә җигеп, төшләрне төрлечә өяргә була икән: кәрзин ясарга да, түгәрәк тә…
- Заказларыгыз күпме? - дим Наилә апага.
- Җитәрлек, аеруча җәй көн¬нәрендә, туйлар чорында, күп була. Кайберәүләрнең өйләренә барып пешерәм. Күчтәнәчкә дип заказ бирәләр. Актаныш администрациясеннән дә киләләр. Әле менә шушы көннәрдә ике зур чәкчәк пешереп җибәрдем. Татарстаннан Казах¬станга бер төркем халык делегация булып бара икән, минем чәкчәкне күчтәнәчкә алып киттеләр. Районга зур кунаклар килсә дә, чәкчәк әзер¬ләргә миңа әйтәләр. Чит илләрдә узган Сабантуйлар өчен дә пешер¬гәнем бар.
Наилә апа хәтта Президент Вла¬димир Путинның сыйныф җитәк¬чесенә дә махсус чәкчәк пешергән. Кыскасы, Актаныш районының Усы авылында әзерләнгән, татар, башкортның милли йөзе булган әлеге ризык бөтен дөньяны гизгән.
…Эш беткәч, Наилә апа янә табын янына чакырды. Ит бәлеше пешер¬гән икән, махсус, безгә дип. Бәлеш ашап, чәкчәк белән чәй эчтек. Икесе дә искитмәле тәмле.
- Бөтен ризыкны шулай оста әзерлисезме? Кайдан өйрәндегез? - дим Наилә апага.
- Чәкчәк пешерергә яшьтән өй¬рәндем, әнинең апасыннан. Алар¬га еш кына кунакка бара идем. Ә бәлешне безнең якта бөтен кеше әзерли. Гомер иткәндә өйрәнәсең инде. Гаиләбез дә зур, тәмле әйбер пешергәнне көтеп кенә торалар.
- Заказга чәкчәк пешерүнең фай¬дасы каламы соң?
- Бер дә калмаса, пешермәс идем. Чәкчәкнең килосын 400 сум¬нан сатам. Йомырка үзебезнеке, сыек майны күпләп алып куябыз. Онны тагын - капчыклап. Кулга акча кереп килгәч, чыгымнары, мәшәкатьләре дә онытыла. Авылда эш юк бит, нишлисең. Ипилек-тоз¬лык акча чыга үзе.
Бу гаилә безне тәмам үзләренә гашыйк итте. Йортның яктылы¬гы, пөхтәлеге уңган хуҗабикәдән торса, балаларның тәрбиялелеген гел догада булган Кәшифә ападан күрдек. Биш вакыт намазын кал¬дырмаган изге күңелле әбинең оныклары начар булмас. Ә җитеш тормыш, һичшиксез, үткен телле Фазылҗан абыйның тырышлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: