Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш халкы үзара салым акчасына башкарыла торган эшләр белән дә кызыксына

Халык үзара салым акчасына башкарыла торган эшләр белән дә кызыксына. Бу хакта район башлыгы Фаил Камаев: - Район халкына без рәхмәтле. Үзара салым акчасы җыйнап, дәүләттән бирелгән суммалар белән бергә 19 млн сумнан артык акча тупланды. Актанышның Хөснияров урамындагы тротуарны бер ай эчендә эшләп тапшыру күздә тотыла. Үзәк урамнардагы тротуарларны...

Халык үзара салым акчасына башкарыла торган эшләр белән дә кызыксына. Бу хакта район башлыгы Фаил Камаев:
- Район халкына без рәхмәтле. Үзара салым акчасы җыйнап, дәүләттән бирелгән суммалар белән бергә 19 млн сумнан артык акча тупланды. Актанышның Хөснияров урамындагы тротуарны бер ай эчендә эшләп тапшыру күздә тотыла. Үзәк урамнардагы тротуарларны ныгыту дәвам итә.
Аскы Актаныштагы иске бинаны сүтеп, үзара салым акчасына, анда шул җирлектә яшәүче халыкка ял итү урыны ясауны планлаштырдык. Бу бинаны мәдәни мирас дип әйтүчеләр дә булды, ләкин без ачыкладык: ул мәдәни мирас исемлегендә торган бина түгел. Ә менә Мохитовның йорты мәдәни мирас исемлегенә кертелгән, ул бина шул килеш тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев