Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш игенчесе исеменә тап төшерми

Узган атна игенчеләребез өчен иң кызу чорларның берсе булды. Бердәм көч куеп эшләү нәтиҗәсендә тулаем җыемны 100 мең тоннага җиткерүгә ирештек һәм 9 август иртәсенә ул тагын 2 мең тоннага баетылды. Барлыгы 31 мең гектар мәйданда эш тәмам. Шуның исәбенә, әле урып-җыю тәмамланмаса да, узган елның күрсәткечен арттырып, алга куелган...

Узган атна игенчеләребез өчен иң кызу чорларның берсе булды. Бердәм көч куеп эшләү нәтиҗәсендә тулаем җыемны 100 мең тоннага җиткерүгә ирештек һәм 9 август иртәсенә ул тагын 2 мең тоннага баетылды. Барлыгы 31 мең гектар мәйданда эш тәмам. Шуның исәбенә, әле урып-җыю тәмамланмаса да, узган елның күрсәткечен арттырып, алга куелган максатка ирешү юлында барабыз. Район буенча уртача 1 гектардан 33 центнер уңыш җыеп алына. Билгеле, бу механизаторларыбызның тырышлыгы, осталыгы, фидакарь хезмәте. Быелгы, һәм әле дәвам иткән урып-җыю чорында "Чишмә" хуҗалыгыннан ДОН-1500 комбайнын иярләүче Нияз Нуриәхмәтов, "Әнәк" агрофирмасыннан Алмарис Шәрәфиев (Акроста), "Таң" ҖЧҖнән Диларис Мөхәммәтшин, Мега, Нью-Холланд комбайннарында көч куючы "Нур" хуҗалыгы механизаторы Айдар Фәсхиев, "Әнәк" агрофирмасыннан Миңнеэдуард Хөсәенов-бүгенге көн каһарманнары, хезмәт батырлары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев