Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш икмәк кабул итү предприятиясе үз өлкәннәрен хөрмәтләде

Һәр айда үзенчәлекле бер бәйрәм үтә районыбызда. Менә беренче октябрь - өлкәннәр көне уңаеннан да районыбызда өлкәннәр декадасы уза. Ярмикнәләр үткәрелә. Район хуҗалыклары ил табынын баету белән бергә, үз хуҗалыкларында үстерелгән бөртекле икмәк, яшелчәләрне һәм башка төрле азык-төлекне ярминкәләргә алып чыгалар. Хәләл көчләре белән эшкәртелгән азык-төлек белән районыбыз халкын шатландыралар....

Һәр айда үзенчәлекле бер бәйрәм үтә районыбызда. Менә беренче октябрь - өлкәннәр көне уңаеннан да районыбызда өлкәннәр декадасы уза. Ярмикнәләр үткәрелә. Район хуҗалыклары ил табынын баету белән бергә, үз хуҗалыкларында үстерелгән бөртекле икмәк, яшелчәләрне һәм башка төрле азык-төлекне ярминкәләргә алып чыгалар. Хәләл көчләре белән эшкәртелгән азык-төлек белән районыбыз халкын шатландыралар. Шушындый ярминкәләр оештыруга мөмкинчелек биреп, өлкәннәрне куандырганы өчен район башлыгы Фаил Мисбах улына һәм аның янәшәсендә хезмәт куючыларга зур рәхмәт.
Өлкәннәр көне уңаеннан Актаныш ашлык кабул итү оешмасы да үз өлкәннәрен куандырып 50шәр килограммлы берәр капчык он өләшеп чыкты. Оешманың уңыш, мәшәкатьләре тыгыз булса да, без өлкәннәрне онытмавыгыз өчен Хәйдәр Ядкәрь улы җитәкләгән коллективка рәхмәт. Өлкәннәрне өлкәннәр көне белән, ә ашлык кабул итү оешмасы эшчеләрен һәм районыбыз игенчеләрен алда бәйрәмнәре белән котлап уңышлар, гаиләләрегезгә имин-тыныч тормыш һәм ныклы сәламәтлек, муллык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев