Актаныш

Актаныш-Әҗәкүл юлында булган һәлакәттә кем гаепле?

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 аена районда 23 авария булып, аларның 20се - шоферлар гаебе белән килеп чыккан. Бүгенге көнгә кадәр Актаныш-Әҗәкүл юлында булган һәлакәт буенча тикшерү эшләре дәвам итә. 18 август көнне 1970 елгы җәяүле гражданны билгесез машина шоферы бәрдерә һәм һәлакәт...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 аена районда 23 авария булып, аларның 20се - шоферлар гаебе белән килеп чыккан.
Бүгенге көнгә кадәр Актаныш-Әҗәкүл юлында булган һәлакәт буенча тикшерү эшләре дәвам итә. 18 август көнне 1970 елгы җәяүле гражданны билгесез машина шоферы бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан кача. Авыр тән җәрәхәте алган җәяүле шунда җан бирә.
Караңгы вакытта торак пункттан читкә чыкканда, җәяүлеләргә яктылыкны чагылдыручы, ерактан ук күренеп тора торган махсус билге тагу яки шундый элементы булган кием кию мәҗбүри. Җәяүле бу канунны үтәгән булса, бәлки, фаҗига дә килеп чыкмас иде. ЮХИДИ җәяүлеләрне торак пункт эчендә дә әлеге төр яктырткыч элементларны тагып йөрергә өнди. Машинаның якын уты белән килгәндә, шофер жәяүлене 50 метрдан гына күрә. Ә яктылык кайтаргычы булса, күрү аралыгы 200 метрга җитә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: