Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш кызының Канадага сәяхәте

Резеда Миргаязова Актаныш гуманитар гимназиясенең XI сыйныфында белем ала. Укуда тырыш, бик тә аралашырга яратучы, актив кыз. Күпсанлы республика бәйгеләрендә җиңү яулаган нәфис сүз остасы да ул. Бик кызыксынучан, һәр ишеткән-күргән яңалыкны сынап карарга ярата. Шушы сыйфатлары аны бу җәйдә Атлантик океанның аръягы - ерак Канадага, Монреаль шәһәренә, яңа "Сәләт"...

Резеда Миргаязова Актаныш гуманитар гимназиясенең XI сыйныфында белем ала. Укуда тырыш, бик тә аралашырга яратучы, актив кыз. Күпсанлы республика бәйгеләрендә җиңү яулаган нәфис сүз остасы да ул. Бик кызыксынучан, һәр ишеткән-күргән яңалыкны сынап карарга ярата. Шушы сыйфатлары аны бу җәйдә Атлантик океанның аръягы - ерак Канадага, Монреаль шәһәренә, яңа "Сәләт" аланына илтеп җиткерә. Резеда бүген - "Актаныш таңнары" кунагы.
- "Сәләт-Монреаль" аланы быел беренче тапкыр гына оештырылды әле. Каян ишетеп, каян эзләп таптың аны, Резеда?
- Гимназиябезгә кунаклар еш килә бит безнең. "Сәләт" оешмасының Актаныш буенча кураторы Ләйсән апа Вәлиева катнашында түгәрәк өстәл булган иде. Шунда сүз арасында ул "Сәләт-Монреаль" аланы турында да әйтеп китте. Башта артык кызыксынмасам да, соңыннан өйдә әни белән чәй эчеп утырганда, әни: "Кызым, гариза биреп кара, берни дә югалтмыйсың бит", - диде дә, он-лайн гариза бирдем. Бер атнадан интернет сайлап алу турыннан үтүем турында хәбәр килде. Казанга чакырдылар. Барысы 200гә якын кеше гариза биргән булган. "Сәләт" фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина безгә инглизчә сораулар биреп, без җавап биреп, әңгәмә кордык. Тиздән бу турны да үтүем турында хәбәр килде. Март башында безне бишәр кешелек командаларга бүлделәр. Ай буе милләтебезгә кагылган төрле чаралар үткәрдек. Ничек милләтне үстерергә, ничек татар телен популярлаштырырга, милләтебез белән яшьләрне ничек кызыксындырырга - шулар турында. Без "Тәрәзә" исемле төркемебез белән милли квест уздырдык. Әлеге турдан соң тагын бер җыелыш булып, шунда Монреальгә барачак сәлкеш һәм әйдәманнарның исемнәре ачыкланды.
- Баруга өмет бар идеме соң?
- "Сәләт"не яхшырак белүчеләр, инглиз телендә камилрәк сөйләшүчеләр, бик нык аралашучан кешеләр дә бар иде арабызда. Шуңа анда бару хәбәре көтелмәгән яңалык кебегрәк булды, әмма өмет бар иде. Башта абыемның хатынына, аннан әниемә, аннан сыйныф җитәкчем Ләйсән Әминовага сөенечле хәбәрне җиткердем. Ул укуга бик җитди карый торган мөгаллимә, әмма нинди ният белән йөргәнемне белүгә, уку кала дип борчылма, дип, Казан-Актаныш арасын таптаганда гел тынычландырып та, үз көчемә ышанырга терәк булып та торды, серемне соңгы минутка кадәр беркемгә әйтми саклады да әле. Бик зур рәхмәтле мин аңа, һәм, әлбәттә, гаиләмә.
- Сайлап алу турында нәрсәләргә игътибар иттеләр?
- Һәр сәлкешнең интернетта үз портфолиосы бар. Анда үз документларың, ирешкән уңышларыңны кертәсең, шуларга, "Сәләт" белән ни дәрәҗәдә таныш булуыңа карап, нәтиҗә ясыйлар. "Сәләт"нең төп аланнарында ял иткәнем булмаса да, ул миңа клублары, "Сәләт" фестивальләре, Бикмуллин фестивальләре аша таныш.
Инглиз телен белү дәрәҗәсенә карыйлар. Чөнки Америка, Канадада яшәгән татарлар телебезне камил белми, рус телен бөтенләй белмиләр, шуңа алар белән күпчелек инглиз телендә аралашырга кирәк.
- "Сәләт"кә бару көннәрен түземсезлек белән көткәнсеңдер инде?
- Алан 2-12 август көннәренә планлаштырылган иде. Бик нык көттем, көне җиткәнен генә сизми дә калганмын. Чөнки җәй төрле вакыйгаларга бай булды: "Бүләк"тә гимназиябез инглиз телен өйрәнү сменасын оештырды - Татарстанның башка яхшы мәктәпләре белән бергә телне тирәнтен өйрәндек. Икенче зур вакыйга - кече абыем өйләнде, зур итеп туйлар уздырдык. Шуңа, әни: "Кызым, сиңа иртәгә Казанга барырга кирәктер инде", - дигәч, аптырап та киттем. Казаннан Мәскәүгә, аннан Парижга, аннан Монреальгә очтык, һавада шулай барысы 10 сәгать үткәрдек.
Монреаль шәһәре читендә бик матур пансионатка урнаштырдылар. Чехиядән гаиләсе белән якташыбыз Алик Гыйлмуллин, Америка, Канада һәм Татарстаннан барысы 30 бала, зурлар белән бергә 50 кеше җыелдык. Укучылар арасында мин иң зурысы идем. Нигездә 11-15 яшьлекләр килгән. Шунда яшәүче татарларның 4-5 яшьлек бәләкәчләреннән аерым төркем бар иде. Алар өчен аерым программа, аерым дәресләр.
- Көннәрегез ничек үтте?
- Иртәнге якта төрле дәресләр: театр сәнгате, радио серләренә төшенү, җыр, ди-джей осталыгы, шахмат, курай, бию һ.б. - күңелеңә хуш килгәнен сайлап шөгыльләнәсең. Аларны әйдәманнар үткәрә. Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтовның кызы Илсөяр Хисмәтова театр осталыгы түгәрәген алып барды, мин шуны сайладым. Кичке якта спорт уеннары, су коену - якында гына күл бар иде, суы чип-чиста, төбе күренеп тора. Кич белән инде барбекю, төрле чаралар, шәм уты астында көнгә нәтиҗә ясау.
Көн саен диярлек милли чаралар да булды. Милли квест, сабантуй уздырдык бик матур итеп. Монреальдә яшәүче татарлар сабантуйга гаиләләре белән җыелып килгәннәр. Милли тел, уеннарга алар бик тә сусаган, шуңа аеруча күңелле булды. Чараларны әйдәманнар оештырды. Без - сәлкешләр дусларыбызны чакырып, бу уенда ничек катнашырга, монда нинди кагыйдәләр белергә кирәк - шулай итеп булышып йөрдек. Үзебез катнашырга да җитештек. Кемдер катыкка башын тыкты. Кемдер аркан тартканда егылды. Мин дә тик тормадым, капчык киеп йөгердем!
- Чит җирләргә чыккач, күбрәк йөрисе, күрәсе, танышасы да килә...
- Монреаль һәм Оттава шәһәрләренә экскурсиягә алып чыктылар. Канаданың Оттавада урнашкан Парламентында булдык. Канада Британия милләтләр берләшмәсенә карый, ил белән шуңа Бөекбритания королевасы Елизавета II җитәкчелек итә. Ул утыра торган бүлмәләр, китапханәләрне күрдек. Шулай ук, Канаданың Премьер-министры Уилфрид Лорье (1896-1911 елларда эшләгән) өендә булдык. Өч катлы өй. Бөтен әйберләр сакланган. Ванна бүлмәсендә теш щеткасына кадәр бар. Анда музейларга экскурсия үзенчәлекле: башта музей турында фильм күрсәтәләр, анда барысы да аңлатылган. Шуны карагач, музей буйлап үзең йөрисең, сорауларың булса - хезмәткәрләр шунда басып кына тора - шулардан сорыйсың.
- Канада халкы, тормышлары, менталитеты безнекеннән аерыламы?
- Нык аерыла. Анда кешеләр һәр нәрсәдән тәм табып, үзләре өчен яшиләр. Халык ашыкмый, иркенләп йөри. Бездә, әйтик, әти-әниләр балалары янына лагерьга килсәләр, күчтәнәчләрен калдыралар да, эшкә дип ашыгып китәләр. Анда исә әти-әниләр килә, балалары белән шунда көн уздыралар, барбекюга калалар, кайбер әниләр, без дә өйрәник әле дип, чигеп утыралар, үзләренә шулай шөгыль табалар. Үзара аралашуларын күзәтү кызык булды: кычкырып сөйләшәләр, үзләрен нык иркен тоталар. Ялыбыз лагерь формасында булды бит инде, тик балалар аны бик аңлап та бетермиләр. Мәсәлән, дәрестә рәхәтләнеп кереп-чыгып йөрергә мөмкиннәр. Соңыннан гына күнегеп, уртак кагыйдәләргә буйсына башладылар. Бездә бит инде бик җитди куелган: хәзер дәрес, аннан ашарга барабыз, су керәбез бөтенебез бергә, кибеткә чыгабыз. Алар теләсә кайсы минутта кибеткә чыгып китәргә мөмкиннәр. Уртак тел табу башта бераз катлаулырак булды, аннан ияләштек. Төрле уңайсыз сораулар да биреп куярга мөмкиннәр. Россиядә андый сорау бирергә кыенсынсалар, монда - юк.
- Синең, мөслимә буларак, яулык ябынып йөрүеңә гаҗәпләнүчеләр булмадымы соң?
- Юк, Монреальдә мөселманнар күп, директорыбыз Алимә апа да яулыклы. Ә менә, "Син нигә су кермисең?" - дигән сораулар булды. Бүлмәдә яулыксыз гына йөргәндә егетләр килеп кереп, аңа игътибар итмәскә мөмкиннәр. Моны яулыксыз күрергә ярамый бит, дигән уй башларында юк. Шәһәрдә мәчетләр күрмәдем, ә хәләл кафелар күп. Без шунда тукландык. Аннан, мин комикслар журналы сатып алган идем. Анда яулыклы кызлар белән мисаллар бар, димәк, җирле халык өчен мөселманнар - көндәлек тормыш, гадәти хәл.
- Яшьләр, укучыларның татарча сөйләшергә теләкләре бармы?
- Әйе, үзләре килеп татарча сөйләшә башлыйлар. Әлбәттә, акцент бар, әмма матур итеп, бай итеп сөйләшергә тырышалар. Күренеп тора: гаиләдә татарча аралашалар. Американың Сан-Франциско шәһәреннән татар телен өйрәнү теләге зур булган Өмид Чапаноглу дигән кыз белән хәзер инглизчә-татарча язышабыз. Ә бер яшьтәш егеттән, нинди җырлар яратасың, дип сорагач, "Туган тел"не сузып җибәрде - шундый рәхәт булып китте. Бу кыз-малайларның күбесенең Казанда булганы бар. Әле быел да каникуллар вакытында Казанга килергә планлаштыралар. Килгәч, языгыз, күрешик, аралашыйк, дип сүз куештык.
- Кайтканыңа бер ай булды, Резеда. Күңелеңә иң якын, иң сагындырган мизгелләрең белән дә уртаклаш инде.
- Башта өйрәнергә, ияләшергә вакыт кирәк була бит, хәзер менә, нигә килеп төшү белән беренче мизгелләрдән үк рәхәтләнеп, актив булып йөрмәдем микән, дигән үкенечле уйлар килә. Андагы яңа дуслар белән уздырылган кичләр, әйдәман апа-абыйлардан качып, бер бүлмәдә көлешә-көлешә шоколад ашап утырулар... Кичке чараларга әзерләнүләр... Гомумән, иң күңелгә кергәне - аралашу булды. Чит ил-җирләр күрдек, күп йөрдек, яңа биналар, яңа архитектура үрнәкләре, яңа мәдәният... Шулай да, иң кадерлесе - яңа кешеләр белән танышу, аралашу.
- Россиянекенә охшаган табигатен дә, яшәү рәвешләрен дә бик ошатып кайткансың, Резеда. Татарстаннан китеп шунда яшәүче якташлар белән дә таныштың, гимназияне тәмамлауга, укуыңны телләр өйрәнү буенча дәвам итәргә теләвеңне дә беләм. Киләчәгеңне шушы ил белән бәйләү теләге юкмы?
- Чынлап та, анда яңа тормыш башлау да, яшәве дә җиңел, миңа калса. Авыл җире кебек урында тордык, тирә-якта газоннар, парклар - авыл җире димәссең дә. Фонтаннар, шарлавыклар бар хәтта. Тик мин анда яши алмас идем. Әти-әниеңне күрер өчен дә ничә көн юлда уздыру кирәк - андый рәхәт кирәкми миңа. Без бит шушында юкка тумаганбыз, димәк, без бу урында кирәк. Мин монда кирәкле дип
табылганмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев