Актаныш

Актаныш легенда белән очрашты

Бу елгы Ватанны саклаучылар көне Актаныш тарихына шахмат дөньясының легендасы, шахмат буенча өч тапкыр дөнья, өч тапкыр ФИДЕ чемпионы, СССР җыелма командасы составында алты тапкыр шахмат олимпиадасы җиңүчесе, тугыз мәртәбә шахмат "Оскар"ына ия булган халыкара гроссмейстер, 12 нче дөнья чемпионы булып танылган олуг шәхес - Анатолий Карповның килүе белән кереп...

Бу елгы Ватанны саклаучылар көне Актаныш тарихына шахмат дөньясының легендасы, шахмат буенча өч тапкыр дөнья, өч тапкыр ФИДЕ чемпионы, СССР җыелма командасы составында алты тапкыр шахмат олимпиадасы җиңүчесе, тугыз мәртәбә шахмат "Оскар"ына ия булган халыкара гроссмейстер, 12 нче дөнья чемпионы булып танылган олуг шәхес - Анатолий Карповның килүе белән кереп калачак. Россия картасында инә очы кадәр генә ноктаны алып торган Актанышка бар дөнья алкышлаган мәшһүр зат аяк бассын, җирлек шахматчылары белән уйнасын әле!
Мондый олы вакыйганың сәбәпчеләре - "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе, район шахмат федерациясе рәисе Фәрит Салихов һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Аларның тынгысызлыгы, әйткәннәрендә нык торып, ниятләгәннәрен булдырганчы тырышулары нәтиҗәсе Актаныш халкы өчен бәяләп бетергесез затлы бәйрәм бүләге булып иреште.
Кунаклар белән очрашу "Актаныш" спорт комплексында үтте. Актаныш шахмат спортын үстерү башында торган Рафис Шәехов, Клим Имамовка; Анатолий Евгеньевич килүенә оештырылган бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар: Мансур Закирҗанов, Алияна Айбашева, Зәйнәп Рахманова, Данияр Латыйпов, Рәмилә Әмирханова, Аделина Кәшбразыевага данлыклы шахматчы үз куллары белән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шахмат белән җитди шөгыльләнүчеләр, ул-кызлары шушы спортка мөкиббән әти-әниләр, тере легенданы үз күзләре белән күреп калырга дип килүчеләр дөнья чемпионын сорауларга күмделәр. Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә гап-гади гаиләдә туып-үскән, 5 яшеннән шахмат уйный башлаган егетнең бар дөньяга танылу юлы да, спорт һәм сәясәтнең тыгыз бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсире белән дә, бүген Россиядә шахмат спортына караш турында да кызыксынды тамашачылар.
- Шахматта без позицияләрне югалттык. Аларны кире кайтару кирәк. Советлар Союзында спорт җәмгыятьләре бар иде, аларны бетерделәр. Моны эшләү һич ярамый иде.
Хәзер шахмат мәктәпләрен кабат ачу, санын арттыру бара. Ярышларны кире булдырабыз. Советлар Союзы чорында булган яхшы әйберләрне кире кайтару кирәк. Югыйсә, бүгенге җиңүләрнең күбесе шул чордан калган мирас. Шахматның үсешенә килгәндә, "Ак ладья" бәйгесен кабаттан торгыздык. Быел исә аның финал уеннарын кабат Артекта үткәрүне кайтарабыз, - дип сөйләде А.Карпов.
- Авыл җирлекләре укучылары арасында узучы Россия беренчелегендә безнең район яшь шахматчылары өч тапкыр - III, ике тапкыр - II, бер тапкыр I урынны алды. Бу - бердәнбер Россия беренчелеге иде, - дип мөрәҗәгать итте район шахмат мәктәбе остазы Фәһим Галимов дәрәҗәле кунакка. - Әмма 2015 елдан турнирның статусы үзгәрде, хәзер ул Бөтенроссия турниры дип йөртелә башлады.
- Ярышның исеме үзгәрү әгәр Россия шахмат федерациясенә бәйле икән, аның вице-президенты буларак, мин бу сорауны күтәрәчәкмен һәм чемпионатка үз исемен кайтарырбыз дип ышандырам. Бу дөрес булачак. Чемпионат - бик зур стимул дигән сүз, ул турнир гына түгел инде, - дип җавап бирде Карпов.
- Районда шахмат клубы ачарга ярдәм итсәгез иде, - дигән үтенечкә исә:
- Сездә шахмат клубы ачу минем көчемнән килми, әмма сорауны кирәкле кешеләр каршында куясыз, - диде ярымшаярып. - Бүген спорт өчен зур корылмалар төзиләр, шахмат клубы ачу өчен алай ук зур көч, чыгымнар кирәкми.
Район башлыгы Фаил Камаев, Балалар иҗат үзәгенә быел ремонт ясарга ниятлибез, шуннан соң шахматчыларыбыз өчен дә шарт-мөмкинлекләр артачак, дип ышандырды.
Сорау-җавап рәвешендәге аралашудан соң дөнья шахматчысы белән фотога төшү, автограф алу өчен мөмкинлек бирелде. Аннан сигез өстәл артында яшьләр һәм өлкән шахматчылар чемпион белән уйнау бәхетенә ирештеләр. Ике сәгатькә якын сузылган бәйгедә Анатолий Карпов барысы 1676 йөреш ясап, җиде уенчыны җиңде, Ригинат Нуриәхмәтов белән исә уртак нәтиҗәгә килделәр.
Анатолий Карпов: Татарстанда шахмат хөрмәтле спорт төре санала, тиешле дәрәҗәдә куелган. Татарстан Президенты үзе дә шахмат уйнарга ярата. Иң мөһиме - кызыксыну булсын, республикада, Россиядә җиңү яулардай яшьләребез булсын. Шахмат фанатларны ярата.
Фәһим Галимов, шахмат мәктәбе остазы: Анатолий Карповның Актанышка киләсен белгәч, бик күпләр, гомер күрмәгән хәл, ничек ул тарихи легендар шәхес безгә килә, дип сорадылар. Әгәр ул мондый мөмкинлек таба алган икән, Актанышның шахмат спорты тиешле югарылыкта дигән сүз, шахматка чын күңелдән бирелгән җитәкчеләр эшли дигән сүз. Очрашудан соң оештырылган сеанс уеннарына шахматчыларны бик сайлап алдык. Дөнья чемпионына каршы уйнау - үзе зур дәрәҗә.
Илдар Имамов, шахмат мәктәбе остазы: Анатолий Карпов - 12 нче санлы дөнья чемпионы. Ул бу исемне өч тапкыр исбатлады. Уенда өстенлекне ул әкрен җыя, сиздерми җыя һәм искиткеч адым ясап, көндәшен тар-мар итә. Ул - Олимпия уеннарына багышланган маркаларның иң зур коллекциясен туплаган филателист. Төрле илләрдә аның күпсанлы шахмат мәктәпләре бар. Үзе һәм башка авторлар белән берлектә язган китаплары 100гә якын. Бүген шахматны тарату, балалар арасында үстерү - Карповның зур хәрәкәте. Аның Актанышка килүе район шахмат мәктәбенә яңа сулыш бирер дип уйлыйм. Актанышлылар арасында да шундый Карповлар үсеп чыгарга бик мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: