Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш өлкәннәре автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте (ФОТОЛАР ДА БАР)

5 октябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар катнашты. Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче өлештә автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр....

5 октябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар катнашты.
Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче өлештә автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә билгеләнде:
Ир-атлар арасында
1 урын - Хамитов Мөдәрис
2 урын- Раянов Рөстам
3 урын - Галимуллин Фирдәвис
Хатын-кызлар арасында
1 урын -Саетова Рәсимә
80 яшьтән өлкәннрәкләр арасында Басыйров Фәндускә (Пучы) тиңнәр булмады.
Ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү буенча Солтанов Равил (Актаныш), Гарипов Назил (Аккуз),Фазуллин Фаиз (Олимән), Гаптрахманов Хатип (Сәфәр), Мөхамәдиев Дильшат (Актаныш) үзләрен күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә грамоталар, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты әзерләгән акчалата призлар һәм ДОСААФ ошмасының бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев