Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш һәм Кайбыч юлында ике кешенең гомере өзелгән

Татарстан юлларында декабрьнең тугыз көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 114 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 133 кеше төрле тән җәрәхәте алса, 12сенең гомере өзелгән. Бу көнгә Татарстан ЮХИДИ идарәсе шундый саннар китерә. Һәлакәтләрнең 52се Казанда булган: 51 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган. Кеше үлеменә китергән һәлакәтләрнең икесе 9...

Татарстан юлларында декабрьнең тугыз көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 114 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 133 кеше төрле тән җәрәхәте алса, 12сенең гомере өзелгән.
Бу көнгә Татарстан ЮХИДИ идарәсе шундый саннар китерә. Һәлакәтләрнең 52се Казанда булган: 51 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган.
Кеше үлеменә китергән һәлакәтләрнең икесе 9 декабрьдә булган. Кайбыч - Колангы юлының 7 нче чакрымында 2:15 сәгатьтә "ВАЗ-2112" автомобиле белән идарә иткән 1984 елгы ир-ат куркынычсыз тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга, "МАН" һәм"Скания" автомобильләре белән бәрелешә. Һәлакәт аркасында "ВАЗ" машинасындагы 1985 елгы пассажир егет урында ук һәлак була. Ул иминлек каешын эләктермәгән була. Ә хастаханәгә озатылган әлеге машина йөртүчесенең исерек килеш руль артына утыруы ачыклана.
Мәскәү - Уфа юлының 1131 нче чакрымында да һәлакәт булган. Бу - трассаның Актаныш районына туры килгән урыны. Биредә "Скания" автомобиле белән идарә итүче 1965 елгы ир-атның гомере өзелә. Аның тизлекне арттыруы аркасында юл читенә төшеп каплануы әйтелә. Йөртүче урында ук һәлак була.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51915-aktanyish
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев