Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш һәм өр-яңа инвестицион проектлар

Россиядә икътисадый хәлнең катлаулы булуына карамастан, республикага читтән инвестицияләр җәлеп итү туктамый. Инвесторлар Татарстанга һәм аның лидеры Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерәләр. Республикада кризис вакытында да яңадан-яңа җитештерү үзәкләре сафка бастырыла. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәрендә "Хәят Кимья" заводын ачты. Безнең Актаныш...

Россиядә икътисадый хәлнең катлаулы булуына карамастан, республикага читтән инвестицияләр җәлеп итү туктамый. Инвесторлар Татарстанга һәм аның лидеры Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерәләр. Республикада кризис вакытында да яңадан-яңа җитештерү үзәкләре сафка бастырыла. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәрендә "Хәят Кимья" заводын ачты.
Безнең Актаныш районы да инвесторлар белән ышанычлы хезмәттәшлек итә, җитештерү сәнәгатен үстерә.
Районның инвестицион потенциалы белән безне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов таныштырды.
- Республикабыз үз эчендә генә йомылып ятмый, Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә инвестицияләр җәлеп итә. Әлбәттә, без дә, ышанычлы инвесторлар белән хезмәттәшлек урнаштырып, үз районыбызда яңа производстволар ачарга, яңа эш урыннары булдырырга, халыкның яшәү шартларын тагын да яхшыртырга тиешбез, - диде ул.
Райондагы инвестицион проектларның иң зурысы 2012-2013 елларда чынга ашты. "Чаллы-бройлер" җәмгыятенең "Әнәк" кошчылык комплексы сафка басты. Биредә 60ка якын эш урыны булдырылды. Елына 23-24 мең тонна кош ите җитештерелә. Әлеге комплекс барлыкка килү нәтиҗәсендә районга 5 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде. Ә 2014 елда районга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 1 миллиард 330 миллион сум тәшкил итте.
Киров авылында Касыймовларның сөт заводы аякка басты. Ул элеккеге "Вамин-Татарстан"га караган майсызландырылган коры сөт заводын әлегә арендага алып оештырылды. Анда яхшы сыйфатлы ак май җитештерелә. Киләчәктә куертылган сөт һәм сыр ясау линияләрен урнаштырып, әлеге төр продукцияләрне җитештерү планлаштырыла. Заводта 86 кеше эшли. Яңа цехлар ачылгач, өстәмә эш урыннары булдырылачак.
Алдагы ике ел эчендә икмәк кабул итү предприятиесе базасында, 19 миллион сумлык инвестицияләр җәлеп итеп, рапс мае чыгару планлаштырыла. "Актаныш" агрофирмасында рапс эшкәртү өчен минизавод кую планлаштырыла. Бу хуҗалыклар үстергән әлеге төр культураны шушы минизаводка тапшырып, терлек азыгы - рапс түбе эшләү өчен төзелә.
Нур Баян исемендәге хуҗалык узган ел безнең өчен әлегә ят булган өр-яңа бер кызыклы инвестицион проектны тормышка ашыра башлады. Монда яңа технологияләргә нигезләнеп, 400 башка исәпләнгән савым сыерлары өчен ферма төзелде. Быел тагын 200 башка исәпләнгән торак төзеп, барысы 600 баш сыер сыйдырышлы сөт җитештерү комплексын сафка бастырып бетерү күздә тотыла. "ДеЛаваль" компаниясеннән карусель тибындагы саву заводы урнаштырылачак. Боларның тулаем суммасы 16 миллион сум тәшкил итә. Анда яңа технологияләр нигезендә сөтне күбрәк, сыйфатлырак итеп җитештерүгә йөз тотыла.
Узган ел "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте иганәчелегендә терлек азыгын тикшерү лабораториясе төзеп файдалануга тапшырылды. Ул район ветеринария берләшмәсе базасында урнашкан. Хуҗалыклар үзләрендә хәзерләнгән терлек азыгының сыйфатын шушында алып килеп, сыйфатын, тиешле таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерә алалар.
1 майдан ит сатуга яңа төр таләпләр кертелә. Төп таләп шуннан гыйбарәт: барлык сатыласы ит махсуслашкан мал сую цехы аша үтәргә тиеш. Әлеге максаттан безнең җирлектә тагын бер инвестицион проект тормышка ашырыла. Хәләл мал сую цехын 1 майга кадәр кулланышка кертергә уйлыйлар. Базарда, кибеттә сатыласы ит, шулай ук, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәвалау учреждениеләренә, гомуми туклану предприятиеләренә тапшырыласылары да шушы цех аша үтәргә тиеш була.
Алда әйтелгән шәхси инвестицион проектлардан тыш, уртак инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча да район үз алдына билгеле бер максатлар куя. Икенче төрле әйткәндә, республикадан, районнан һәм шәхси затның үзеннән инвестицияләр бергә кушылып төзеләчәк фермалар күздә тотыла. Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел. Әлеге юнәлештә үз эшен башлаучыларга чиста табыш ала башлау өчен берничә ел буе тырышлык куярга, түземлек күрсәтергә кирәк. Эшмәкәрлеккә уртак инвестицияләр кертү - менә шушы авырлыкны бераз булса да киметү максатыннан, Татарстан җитәкчелеге тәкъдим иткән ярдәм ул. Бу очракта шәхси зат чыгымның 40 процентын гына үзе күтәрә.
Актанышта 4 гектар мәйданы булган теплица эшли, анда кыяр, помидор үстерелә. Шушы базада шампиньон гөмбәсе үстереп сату буенча да зур гына планнар бар. Моның өчен 30 миллион сумга якын инвестицияләр җәлеп итү сорала. Комплекс тулы куәтенә эшләп киткәндә, көненә 1 тонна гөмбә җитештереләчәк дип фаразлана.
Элеккеге МТС базасында муниципаль сәнәгать мәйданчыгы төзелеп килә. Биредә урнашачак кече эшмәкәрлек предприятиеләренә дәүләттән субсидияләр алып, эшләрен җәелдерү мөмкинлеге тудырыла. "Ростеплоком" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә шушы базада урнашачак. Ул климатик җиһазлар җитештерүгә йөз тота. Әлеге зур проектны гамәлгә кертү өчен 350 миллион сумнан артыграк инвестицияләр җәлеп итү сорала, аның 100 миллион сумы бирелгән инде. Әгәр, чынлап та, әлеге җәмгыять җылылык техникасы җитештерә башласа, аның киләчәгенә зур өметләр баглана.
Республикада узган ел туризм буенча дәүләт комитеты эшли башлады. Республикага чит ил туристларын җәлеп итү - республика лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башланган эш. Татарстанның төп игътибарында булган эчке туризмны үстерүгә Актаныш та теләп кушылды. Туристик агентлык аша быелгы кышта Актанышка беренче туристлар инде килеп тә китте.
Илнар Фәттахов күңелдә йөрткән фикерләре белән дә уртаклашып, болай диде:
- Татарстанга җәлеп ителгән инвестицияләрнең күбесе Төркиядән керә. Безнең Актаныш та Төркия белән элемтәләрне ныгыта бара. 2014 елның язында Төркиягә бардык, аннары алар безгә килде. Безнең балалар да Төркиядә булдылар. Шушы көннәрдә Актаныш балалары тагын Төркиягә барырга җыеналар. Шушы элемтәләр нигезендә киләчәктә төрекләр белән бергәләп авыл хуҗалыгына кагылышлы инвестицион проектларга алынырбыз дип уйлыйбыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев