Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш мәчетләре дини укуларга чакыра

Актаныш авылында бик күркәм, җылы, нурлы ике мәчетебез ачылды. Әлеге мәчетләрдә дә хатын-кызларга һәм кыз балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтү буенча курслар эшли башлый. Бүләк бистәсендәге Бүләк мәчетендә 11 гыйнвар көнне - 18 сәгатьтә, ә 57 нче бистәдәге Мәүлид мәчетендә 28 декабрьдән башлап һәр чәршәмбе 8.30 сәгатьтә дини укулар оештырыла....

Актаныш авылында бик күркәм, җылы, нурлы ике мәчетебез ачылды. Әлеге мәчетләрдә дә хатын-кызларга һәм кыз балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтү буенча курслар эшли башлый.
Бүләк бистәсендәге Бүләк мәчетендә 11 гыйнвар көнне - 18 сәгатьтә, ә 57 нче бистәдәге Мәүлид мәчетендә 28 декабрьдән башлап һәр чәршәмбе 8.30 сәгатьтә дини укулар оештырыла. Дәресләрне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган мөгаллимәләр алып барачак.
- Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Күп чыгымнар белән салынган Аллаһы Тәгалә йортларын буш тотмыйк! Мәчетләребезгә килеп дин гыйлемнәрен өйрәник! - дип, мөрәҗәгать итә хатын-кызларыбызга район мөслимәләр берлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев