Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен концерт узды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен әзерләнгән концертка кеше шактый җыелган иде, очрашу бик дулкынландыргыч булды. Чарага килгән ветераннарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ойгөл Мирзашәрипова якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итте. Чыннан да кечкенә балаларның ачлык, ялангачлык белән җан асраулары шул чор...

Мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен әзерләнгән концертка кеше шактый җыелган иде, очрашу бик дулкынландыргыч булды.
Чарага килгән ветераннарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ойгөл Мирзашәрипова якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итте.
Чыннан да кечкенә балаларның ачлык, ялангачлык белән җан асраулары шул чор кешеләренең бүгенге көнгә кадәр онытылмаслык йөрәк ярасына әверелгән. Килгән апа - абыйлар, сугыш чоры балаларын искә алып, әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Ветераннар, сугыш чоры балалары өчен концерт программасы бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Ул янә балачакларын сугыш урлаган райондашларыбызның балачак хатирәләрен яңартты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев