Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш мәктәпләрендә Шәймиев яраткан ризыкларны тәмләп карау оештырыла - Кадрия Идрисова

"Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы Татарстанның беренче Президенты юбилеен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәчәк. 20 гыйнвар көнне Татарстанның Актаныш районы хакимияте һәм "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Актаныш бүлекчәсе тарафыннан районның барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә якташлары Минтимер Шәймиевнең яраткан ризыкларын татып карау көне үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына...

"Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы Татарстанның беренче Президенты юбилеен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәчәк.
20 гыйнвар көнне Татарстанның Актаныш районы хакимияте һәм "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Актаныш бүлекчәсе тарафыннан районның барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә якташлары Минтимер Шәймиевнең яраткан ризыкларын татып карау көне үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сөйләде.
20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
Кадрия Идрисова гыйнвар аеның Актанышта "Горурлык айлыгы" буларак узуын билгеләп үтте. "Минтимер Шәймиевнең яраткан ризыклары - тары кыстыбые, яңа гына мәрхүм булган апасы Дөргалия апа пешергән кебек итеп әче камырга тәбикмәк, Актаныш чәкчәге. Шушы ашларны 20 гыйнварда барлык мәктәпләр һәм ясле бакчалары менюга кертә", - диде ул. Әңгәмәдәш бу ризыкларны һәр учреждениенең үз пешекчеләре әзерләячәген әйтте.
"Актанышта һәр җирлекнең үзенең "Ак калфак" оешмасы бар. Шул вәкилләр урыннарга барып, бу хакта сөйләячәк, балаларга аңлатачак, тәмен үзләре дә татып караячак. Кайсында иң тәмлесе дип табыла, шуларны билгеләп үтәчәкләр", - дип белдерде Кадрия Идрисова.
"Ак калфак" оешмасы җитәкчесе әйтүенчә, башта бу истәлекле көнне мастер-класс кебек кенә үткәрү ниятләнгән булган, аннары ризыкларны татып карау көне итеп уздыру турында карар кылынган. "Һәр бала үз җирлегеннән чыккан шәхес белән горурлана белергә тиеш. Бездә депутатлар сессиядә Актаныш җирлегендә укучыларны һәм үсмерләрне тәрбияләү буенча программа кабул иткән иде. 7 төп юнәлешнең берсе - үз җирлегеңнән чыккан шәхесләр белән горурлана белү. Минтимер Шәймиев - безнең горурлык. Актанышның кечкенә генә авылыннан Президент чыккан. Без аны күреп горурланырга, аның кебек булырга омтылырга тиеш. Шушы максат белән балаларда ул я
ратып ашаган ризыкларга карата кызыксыну уятырга телибез", - дип искәртте Кадрия Идрисова.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/18/133354/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев