Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты Минтимер Шәймиевның, Фәрдиевләр гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша

Бүген, 3 гыйнвар көнне, 97 яшендә, Әнәк авылында гомер кичергән Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева - Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның бертуган апасы, балаларының әнисе вафат булды. Дөргалия Шәрип кызы - игътибарлы апа, кайгыртучан ана, тыл ветераны, гади хезмәт сөючән кеше, сугыш һәм сугыштан соңгы елларның михнәтләрен кичергән хатын-кызлар буыныннан...

Бүген, 3 гыйнвар көнне, 97 яшендә, Әнәк авылында гомер кичергән Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева - Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның бертуган апасы, балаларының әнисе вафат булды.
Дөргалия Шәрип кызы - игътибарлы апа, кайгыртучан ана, тыл ветераны, гади хезмәт сөючән кеше, сугыш һәм сугыштан соңгы елларның михнәтләрен кичергән хатын-кызлар буыныннан иде.
Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның , Фәрдиевләр гаиләсенең, якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.
Дөргалия Шәрип кызын белгән һәркемнең күңелендә, аның белән бәйле бары якты истәлекләр генә сакланачак.
Туган җиренә тугры калып, Дөргалия ханым бөтен гомерен үз авылында дөньяның бар киңлеген тоеп яшәгән, һәркемгә ачык йөзле кеше иде. Туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев