Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш беренче утырышы узды

Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш беренче утырышы булды. Аның эшендәНуриахметов Рөстәм - Россия Федерациясе казначылыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, оешма җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре катнашты. Сессиядә иң беренче чиратта район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Васил Салиховның Татарстан Республикасы "Актаныш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирлекләрнең...

Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш беренче утырышы булды. Аның эшендәНуриахметов Рөстәм - Россия Федерациясе казначылыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, оешма җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре катнашты.
Сессиядә иң беренче чиратта район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Васил Салиховның Татарстан Республикасы "Актаныш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларын сайлаулар нәтиҗәләре турында чыгышы булды.
Берничә көн элек кенә 13 нче сентябрендә районда Татарстан Республикасы Президентын һәм җирлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар узды. Шушы көннәрдә районның барлык авыл җирлекләрендә аларның вәкиллекле органнарының оештыру утырышлары булды. Актаныш муниципаль район Советы Уставы нигезендә район Советы авыл җирлекләре башлыкларыннан һәм һәр авыл җирлегенең вәкиллекле органнары составыннан сайлап куелган берәр вәкилленнән формалаша. Барлык авыл җирлекләрендә башлыклар һәм район Советына вәкилләр сайлап куелды. Шулай итеп өченче чакырылыш Актаныш муниципаль районы вәкиллекле органы район Советы 52 депутаттан формалашты.
Ә утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча Россия Федерациясе казначылыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриахметов чыгыш ясады. Ул бүген район өчен иң мөһим мәсьәләне хәл итәбез, район башлыгын сайлыйбыз дип билгеләп үтте һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның фикерен җиткерде. Актаныш халкының тырышлыгын, бердәмлеген ассызыклап, "Без сезнең эшегездән канәгать, киләчәктә дә сынатмассыз, дип ышанабыз. Фаил Камаев кандидатурасын сез дә яклап чыгарсыз" - дип белдерде Рөстәм Хөсәен улы.
Район Советы депутаты Рәүхәт Салихҗанов та тәкъдим ителгән әлеге кандидатураны яклап тавыш бирергә чакырды.
22 сентябрь көнне Актаныш авыл җирлеге Советының оештыру утырышы булып узды. Анда Фаил Камаев Актаныш авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды. Гамәлдәге закон һәм Актаныш муниципаль район Уставы нигезендә авыл җирлеге башлыгы муниципаль район Советы составына вазыйфасы буенча керә.
Район Советы депутаты булып сайланган Актаныш авыл җирлеге башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның кандидатурасы "Актаныш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы вазифасына күрсәтелде.
Район башлыгын сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән башкарылды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы итеп сайлануы уңаеннан Фаил Камаев тантаналы төстә ант бирде: "Миңа йөкләтелгән Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы вазифасын башкарганда, Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын, Актаныш муниципаль районы Уставын сакларга, барлык көчемне һәм белемемне районда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышларга, гражданнарның хокук һәм ирекләрен сакларга ант итәм", - диде.
Шулай ук утырышта ачык тавыш бирү юлы белән район башлыгы урынбасары итеп бертавыштан Илфак Бариев сайланды.
Утырышның көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә буенча Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев чыгыш ясады. Утырыш карары белән Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев