Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды

20 апрель көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш унбишенче утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Советы депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Депутатлар тарафыннан көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды: -2016 елда Актаныш муниципаль район бюджетынының үтәлеше турында. -Муниципаль...

20 апрель көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш унбишенче утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Советы депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Депутатлар тарафыннан көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды:
-2016 елда Актаныш муниципаль район бюджетынының үтәлеше турында.
-Муниципаль район Советының 2016елның 15 декабреннән 12-01 санлы "Актаныш муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 нчы елларга планлаштырган чорга бюджеты" турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында.
-2016 ел нәтиҗәләре буенча җирлекләрдәге гражданнар җыелышларында халыктан кергән сораулар турында.
-Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча Вәкилнең һәм аның булышчыларының эшчәнлеге турында. Муниципаль район территориясендә 2016 елда кеше хокукларын һәм ирекләрен саклауны үтәү турында.
-"Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты һәм аның бүлекләре турындагы Нигезләмә" турындагы муниципаль район Советының 2006 елның 17 мартында кабул ителгән 02 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
- Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актлар реестрын төзү һәм алып бару тәртибе турында.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев