Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш Нәүрүзне каршы алды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Нәүрүз - ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Быел Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат укучылары да Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрде. "Бүләк" интернаты территориясендә бу көнне яз бәйрәме гөрләде. Укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, килгән кунаклар кайнар коймак, пылау, чәйдән...

Нәүрүз - ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә.
Быел Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат укучылары да Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрде.
"Бүләк" интернаты территориясендә бу көнне яз бәйрәме гөрләде. Укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, килгән кунаклар кайнар коймак, пылау, чәйдән авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар, концерт номерлары карадылар, күңелле ял иттеләр.
Традиция буенча, Нәүрүз бәйрәмендә Кыш Бабай, үзенең барлык теләкләрен җиткереп, тылсым таягын Нәүрүз кызына тапшырды. Ә бу инде җылы язга ныклы адым атлау дигән сүз. Бәрәкәте, иминлеге белән килсен быелгы яз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев