Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш педагоглары муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр (ИСЕМЛЕК)

Республикада беренчеләрдән булып Актаныш районы бүген үз мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында оештырылды. Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, РТ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләк...

Республикада беренчеләрдән булып Актаныш районы бүген үз мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында оештырылды.
Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, РТ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләк белән тәбрикләнделәр.
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның мәгариф үсешенәлаеклы өлеш керткәне өчен муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Басыйрова Фидалия Әһлиулла кызы - Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;
Равефова Луиза Шәйхенур кызы - "Мәгариф идарәсе"нең милли мәсьәләләр буенча җавплы методисты
Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы - Гомуми үсеш бирүче № 2 Актаныш балалар бакчасы
Зиязетдинова Чулпан Фаяз кызы - Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев