Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш – Пучы юлы ябыла

20 майдан алып 1 июльгә кадәр Актаныш - Пучы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, хәрәкәт автомобиль юлының 29-37 чакрымында чикләнәчәк.Биредә ул көннәрдә төзекләндерү эшләре алып барыла. Әйләнеп узу өчен өч автомобиль юлы тәкъдим ителә: "Актаныш - Пучы - Татар...

20 майдан алып 1 июльгә кадәр Актаныш - Пучы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, хәрәкәт автомобиль юлының 29-37 чакрымында чикләнәчәк.Биредә ул көннәрдә төзекләндерү эшләре алып барыла.
Әйләнеп узу өчен өч автомобиль юлы тәкъдим ителә: "Актаныш - Пучы - Татар Суыксуы", "Түке - Татар Ямалы" һәм "Түке - Зөбәер". Тиешле юл билгеләре белән әлеге автомобиль юлын әйләнеп узуны оештыру схемасы ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/57739-aktanyish---puchyi-yulyi-yabyila.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев