Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш-Пучы юлында тагын бер гомер өзелде...

18 март көнне 07.03 сәгатьтә М-7 автоюлының 1136нчы чакрымында ВАЗ машинасы Актаныш-Пучы юлыннан Пучыга борылып кергәндә, юл кагыйдәләрен тупас бозып, каршысына килүче КамАЗга юл бирми һәм аның МАЗ маркалы ярымприцебы белән бәрелешә. Юл һәлакәтендә җиңел машинаның бер пассажиры үлә. Агыйдел шәһәреннән булган шофер һәм икенче пассажир тән җәрәхәтләре белән Чаллы...

18 март көнне 07.03 сәгатьтә М-7 автоюлының 1136нчы чакрымында ВАЗ машинасы Актаныш-Пучы юлыннан Пучыга борылып кергәндә, юл кагыйдәләрен тупас бозып, каршысына килүче КамАЗга юл бирми һәм аның МАЗ маркалы ярымприцебы белән бәрелешә. Юл һәлакәтендә җиңел машинаның бер пассажиры үлә.
Агыйдел шәһәреннән булган шофер һәм икенче пассажир тән җәрәхәтләре белән Чаллы шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә озатылалар.
Бу куркыныч авариядән тыш, шушы ике атна эчендә башка юл һәлакәтләре дә була:
- 19 март көнне 15.50 сәгатьтә Актаныш-Пучы юлының 15нче чакрымында КамАЗ машинасының тәгәрмәче чыгып оча, һәм ул ВАЗ 2107 җиңел автомобиленә килеп бәрелә. Бу вакытта каршы як полосага чыккан ВАЗ машинасы исә Лада Калина белән бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк.
- 11 март көнне 10.35 сәгатьтә М-7 федераль юлының 1114нче чакрымында Газель машинасы яну турында хәбәр керә. ЮХИДИ, "Әнәк" ОП, гадәттән тыш хәлләр бүлеге, үзәк хастаханәдән ярдәм бригадасы килә. Зыян күрүчеләр юк.
- 5 март көнне 20.57 сәгатьтә М-7 автоюлында Пучы авылы янындагы "Лукойл" автоягулык станциясе һәм контроль үлчәү посты арасында Рено һәм Мерседес автомобильләре бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Һәлакәт урыныннан машина хуҗалары үзара сөйләшеп, килешеп аерылыша.
- 19 март көнне 11.06 сәгатьтә Чалманарат авылына кергәндә ВАЗ 2114 автомобиле хуҗасы машина белән идарәне югалта һәм ВАЗ 2112 җиңел автомобиленә бәрелә. Зыян күрүчеләр юк.
- 19 март көнне 11.07 сәгатьтә М-7 автоюлының 1151нче чакрымында Сан Енг җиңел автомобиле КамАЗ машинасы белән бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев