Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы 72нче җиңү язын каршы алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май - Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан! Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә быел да Актаныш районының оешма-предприятияләре, мәктәп укучылары да теләп кушылды. Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары...

Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май - Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан!
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә быел да Актаныш районының оешма-предприятияләре, мәктәп укучылары да теләп кушылды. Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары хакында материаллар туплап, аларның портретларын күтәреп мәйданга чыкты.
Театральләштерелгән тамашада сугыш китергән кайгы-хәсрәт, Җиңү шатлыгы ачык чагылды. Район халкын Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев котлады. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикнамәсен Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов җиткерде.
Күпмилләтле илебез халыклары арасында Татарстан уллары һәм кызлары батырлыклары белән аеруча дан казандылар. Актаныш төбәге дә андый батырларга бай. Безнең районнан сугышка 21 меңнән артыккеше китә. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары - Баян Давлетов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Хадыймухаметов, Сергей Фадеевларны, Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызны бүген тагын бер кат искә алдык .
Бүген Актаныш районында 33 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз.
Шунысы аяныч: сугыш ветераннарының саны көннән-көн кими бара. Шуңа күрә кадерле ветераннарыбызны лаеклы тормышта яшәтү, буыннар бәйләнешен ныгыту өчен бар тырышлыгыбызны куярга, соңга калмаска кирәк.
2010 елдан башлап «Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның гаиләләренең торак шартларын яхшырту" турындагы программа нигезендә 419 кеше торак шартларын яхшыртты. Шуның эченнән 121ветеранга үз авылларында яисә Актанышта шәхси йортлар төзелеп бирелде.
Бүгенгесе көндә 2 генә сугышта үлеп калган ветеран гаиләсе чиратта калды, аларның да торак шартларын яхшырту хәл ителер дип ышанабыз.
6-7 май көннәрендә район үзәге оешмалары, 8 май көнне авыл җирлекләрендә сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү кичәләре, тантаналы митинглар үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев