Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенә яңа җитәкче сайланды

20 декабрьдә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә район инвалидлар җәмгыятенең хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә ТР инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев, район башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Светлана Әхмәтова узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Ел дәвамында җәмгыятькә 229 кеше мөрәҗәгать иткән,...

20 декабрьдә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә район инвалидлар җәмгыятенең хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә ТР инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев, район башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Светлана Әхмәтова узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Ел дәвамында җәмгыятькә 229 кеше мөрәҗәгать иткән, һәркайсының соравы канәгатьләндерелгән. Тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары белән танышу өчен 170 инвалидның яшәү урыннарында булганнар.
Ревкомиссия хисабы да тыңланды.
Рифат Шаһит улы республика тормышында инвалидларның тоткан урыны, аларга карата мөнәсәбәт турында әйтеп узды. Районда инвалидларга карата игътибарның бик югары булуын һәм өлкәннәрнең үзләренең дә активлыгын билгеләп үтте. Яңалыклар белән таныштырды.
Конференциянең икенче өлешендә сайлаулар узды. Күтәрелгән сораулар буенча карар кабул ителде. Район инвалидлар җәмгыятенең узган елгы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип белдерделәр.
Сайлаулар нәтиҗәсендә район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе итеп Зөфәр Әхсән улы Шакиров сайланды. Светлана Муллахмәт кызы Әхмәтова җәмгыятьнең Мактаулы җитәкчесе вазифасында эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев