Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы көтелмәгән хәлләргә әзер

4-7 октябрь көннәрендә гражданнар оборонасы буенча илкүләм өйрәнүләр узды. Актаныш районында да, бу нисбәттән, башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары, оешма-предприятиеләр катнашында традицион бөтенроссия штаб күнегүләре үтте. Уку йортларында тормыш иминлеге дәресләре уздырылды, Актанышның 1нче мәктәбендә 5 октябрь көнне гадәттән тыш хәл игълан ителеп, бар укучылар-укытучыларны паникасыз гына тиз арада мәктәп...

4-7 октябрь көннәрендә гражданнар оборонасы буенча илкүләм өйрәнүләр узды. Актаныш районында да, бу нисбәттән, башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары, оешма-предприятиеләр катнашында традицион бөтенроссия штаб күнегүләре үтте.
Уку йортларында тормыш иминлеге дәресләре уздырылды, Актанышның 1нче мәктәбендә 5 октябрь көнне гадәттән тыш хәл игълан ителеп, бар укучылар-укытучыларны паникасыз гына тиз арада мәктәп диварларыннан тышка чыгару, "шартларга җыенган миналардан" объектны арындыру күнекмәләре оештырылды.
6 октябрьдә исә М-7 трассасында урнашкан "Татнефтепродукт" автоягулык салу станциясендә, гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очраклар килеп туганда, ликвидацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең гамәли эшчәнлеген үстерү максатыннан өйрәнү уздырылды.
- Кышкы вакытта килеп туарга мөмкин гадәттән тыш хәлләр: көчле буран, күп кар яву аркасында юлларда тоткарлыклар килеп чыккан очракта күрелергә тиешле чараларга әзерлек дәрәҗәсе тикшерелә. Бүген Актаныш оешмалары: "Таттелеком", "Татавтодор", МЧС, полиция бүлеге, үзәк хастаханә, автолавка белән җылыну пунктын оештырдык, - дип таныштырды безне Актаныш районы буенча Гражданнар оборонасы консультанты Илгиз Шәйхразыев.
Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары, юлларны чистартучы, эттерүче трактор-КамАЗ, АТПдан автобус - ярдәмгә мохтаҗлык туганда кирәк булырдай бар төрле техника, хәтта "Буран" кар чанасына кадәр тулы әзерлектә тезеп куелган иде.
- Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда, безнең оешма координацион, ягъни оештыручы орган булып тора, - ди янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 15нче отрядының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов. - Россия күләмендә уздырылучы гражданнар оборонасы укуларында районның әзерлеген күрсәттек. Кыш фасылында гадәттән тыш хәлләр килеп туса, җылыну пункты, кешеләрне хастаханәгә илтү, җылы урынга урнаштыру якларыннан тиешле бар төрле ярдәм әзерлеге күрсәтелде.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Илназ Шәрифҗанов турыдан-туры элемтә аша тулы әзерлек хакында рапорт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев