Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы мәчетләрендә дини укулар башлана

Безнең Актаныш авылында һәм районыбызның бик күп авылларында дини гыйлем алу курслары эшли. Укыту Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган укыту программасы нигезендә алып барыла. Актаныштагы мөгаллим-мөгаллимәләребез барысы да мәдрәсәләрдә дини гыйлем алган кешеләр. Быел укулар 1 октябрьдән башлана. Район имам-мөхтәсибе белән килешү нигезендә, быел беренче класска килүчеләрне Закирова Зөһрә...

Безнең Актаныш авылында һәм районыбызның бик күп авылларында дини гыйлем алу курслары эшли. Укыту Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган укыту программасы нигезендә алып барыла. Актаныштагы мөгаллим-мөгаллимәләребез барысы да мәдрәсәләрдә дини гыйлем алган кешеләр.
Быел укулар 1 октябрьдән башлана. Район имам-мөхтәсибе белән килешү нигезендә, быел беренче класска килүчеләрне Закирова Зөһрә - шимбә көнне иртәнге якта, Гатауллина Фәүзия - дүшәмбе көнне иртәнге якта, Шәвәлиева Рәйсәлә - сишәмбе көнне иртәнге якта, Вәлиева Рәйханә - сишәмбе көнне кичке якта, Нуретдинова Рәдифә чәршәмбе көнне кичке якта укытачак.Гәрәева Дилбәр һәм Хәбибуллина Зәнфирә укучы кыз балаларны якшәмбе көнне кичке якта укыта.
Быел МТС бистәсендәге Гамбәрия мәчетендә дә укытулар оештырыла. Анда Галимова Лидия дүшәмбе көнне иртәнге якта укытачак.
Намаз укырга өйрәнергә, намаз укуларын дөресләргә теләүчеләр өчен аерым намаз укырга өйрәтү төркеме булдырырга уйладык. Бу төркемдә Гәрәева Дилбәр эшләячәк. Тәкъдим ителгән укытучыларны сайлап алып, мәчет каршындагы курсларга рәхим итегез.
Сорауларыгыз булса, түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә аласыз: Закирова Зөһрә - 8 9600623269, 3-13-97; Гатауллина Фәүзия - 8 9600735014, Шәвәлиева Рәйсәлә - 8 9600548487, 3-19-32; Вәлиева Рәйханә - 8 9270409128, 3-19-79; Нуретдинова Рәдифә - 8 9655848268, 3-18-03; Гәрәева Дилбәр - 8 9274845967, 3-01-41; Галимова Лидия - 8 9061230813.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев